

Бүген Уфаның Ленин урамында урнашкан “Китап” нәшрияты кибетендә Әбүнәчеләр көне булды.
Көне буе кибеттә күңелле җанлылык күзәтелде: яшьләр дә, өлкәннәр дә биредә үзләре теләгән китап, брошюралар сайлады, теләге булган һәркем гәзит-журналларга ташлама белән языла алды. Килүчеләр басмаларның хаклары белән кызыксынды, өстәлләрдә рәт-рәт тезелеп яткан гәзит-журналларның эчтәлеге, бизәлеше турында фикерләрен җиткерделәр.
Кемдер журналларга язылырга теләсә, икенче берәүләр “гәзит укымыйча яши алмыйбыз” дип, яраткан гәзитләренә язылып калырга ашыкты. Ә кемдер үзе генә язылып калмыйча, туганнарын да гәзит-журналлы итте.
Чара кысаларында шулай ук “Добрая подписка” акциясе дә гамәлдә ашырылды. “Китап” кибетендә Бөтенрусия ташламалы язылу ункөнлеге кысаларында икенче мәртәбә инде “Әбүнәче көне” узды. Акция илнең һәм республиканың почта бүлекчәләрендә үткәрелде, ә “Китап” кибете укучылар аудиториясен формалаштыруга ярдәм итә торган мәдәни һәм әдәби киңлек буларак сайланды.