Җәмгыять
5 Декабря 2025, 04:10

Башкортстанда хезмәт хаклары акрынрак үсә

Башкортстанда хезмәт хаклары акрынрак үсәБашкортстанда хезмәт хаклары акрынрак үсә
Башкортстанда хезмәт хаклары акрынрак үсә

Башкортстанда хезмәт хаклары үсеше Русия буенча уртача күрсәткечтән акрынрак.

Башкортстанда 2025 елның беренче тугыз аенда уртача хезмәт хакы 11,1%ка арткан һәм 72 153 сум тәшкил иткән. Әмма бу үсеш ил буенча түбәнрәк булып чыккан, бу күрсәткеч 14,3%ка арткан һәм 96 255 сумга җиткән. Бу хакта Росстат тарафыннан бастырылган мәгълүматлар дәлилли.

Идел буе федераль округы төбәкләре арасында республика керемнәр дәрәҗәсе буенча алтынчы урында тора. Идел буе федераль округында уртача хезмәт хакы 86 082 сум булган. Татарстан һәм Пермь крае (80 224 сум) лидер булып тора. Бөтен округ буенча уртача күрсәткеч (74 443 сум) шулай ук безнекеннән югарырак.

Идел буе федераль округында иң түбән керемнәр Саратов өлкәсендә теркәлгән- 64 757 сум. Илдә иң югары хезмәт хакларын Чукотка (207 379 сум), Ямал-Ненец автоном округы (178 633 сум), Мәскәү (170 544 сум) һәм Магадан өлкәсе (163 027 сум) халкы ала.

Чыганак: Ufakp 

Автор:Ләйсән КАСПРАНОВА.
Читайте нас