

4 декабрьдә Уфада Евразия фәнни-мәгариф үзәгенең вузара студентлар кампусының геном үзәге базасында Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров ХІ Гомумрусия юридик форумының пленар утырышында катнашты. Аның темасы – “Хокук өстенлеге: тарихи дөреслектән Русия юриспруденциясенең киләчәгенә".
Республика җитәкчесе чарада катнашучыларны Русия юристлары Ассоциациясенең 20 еллыгы белән котлады һәм юридик бергәлектә буыннар дәвамчанлыгының мөһимлеген ассызыклады.
- Мин юридик факультетта укыганда, бездә фронтовиклар укыта иде. Алар инде безнең арада юк, әмма алардан алган белемнәрне һәм әхлакый чыныгуны без гомер буе үзебездә йөртәбез. Хәзер үзебез дә яшьләр өчен остаз булабыз инде, - диде Радий Хәбиров. - Барлык юристларга уңышлар, һөнәрләренә һәм хокук постулатларына тугрылык телим.
Утырышта Асссоциация эшенең төп юнәлешләре, законнар чыгару эшчәнлеге мәсьәләләре һәм төбәк дәрәҗәсендә хокук өстенлеген тәэмин итүнең гамәли аспектлары турында фикер алыштылар.
Чара азагында Радий Хәбиров Башкортстанның дәүләт бүләкләрен тапшырды. Журналистлар белән әңгәмәдә Радий Хәбиров Русия юристлары Ассоциациясенең төбәктәге эшен югары бәяләде.