Җәмгыять
4 Декабря 2025, 07:46

Ә сез китап яратасызмы?

   «Китап» нәшрияты танылган башкаручыларны һәм яхшы китап сөючеләрне берләштерүче «Китап сөючеләр» уникаль акциясен оештырырга ният кылган.

Ә сез китап яратасызмы?Ә сез китап яратасызмы?
Ә сез китап яратасызмы?

   Бу чарада иң кызыклысы шул: «китаптагы тере аваз» форматы кибет кунакларының үз теләкләре белән барлыккакилгән икән һәм ул «Китап» нәшрияты әзерли торган уникаль бәйрәмнең нигезенә салынган. Бу – музыка сүз белән очраша, ә яраткан җырлар китап патшалыгы диварларында җанлана торган көн!

   11декабрьдә(пәнҗешәмбе) сез башкорт һәм татар музыкасы йолдызларының чыгышларын ишетә һәм күрә алачаксыз. Алар үзләренең иҗаты белән генә түгел, ә нинди китапларга өстенлек бирүләре белән дә уртаклашачаклар.

   Бу көнне сезне җанлы чыгышлар һәм рухи әңгәмәләр көтә:

   * 12:00 сәгатьтә – “Бүреләр” төркеме (солист Илшат Абдуллин);

   * 14 сәгатьтә – Рөстәм Гыйззәтуллин;

   * 16:00 сәгатьтә – Лиана Хәбибуллина;

   * 17 сәгатьтә – Baby Ti;

   * 20:00 сәгатьтә – Дәрвиш-Хан (солист Ринат Зарипов).

Очрашуның модераторы – танылган алып баручы Ильяс Батыргариев.

Чарага килүчеләр бу көнне тере концертлар белән ләззәтләнә, музыкантлар белән яраткан китаплары турында фикер алыша, автограф-сессияләрдә һәм 500 сумнан башлап китаплар сатып алганда оттырышсыз лотереядә катнаша алачак. Катнашучылар өчен «Китап»нәшрияты басмаларында махсус ташламалар каралган.

   Очрашу 11 декабрьдә 12:00 сәгатьтә түбәндәге адрес буенча узачак: Уфа шәһәре, Ленин урамы, 26нчы санлы йорт.

Белешмәләр өчен телефон: +7 917 480-02-90.

Фото: uust.ru

 

 

Автор:Гөлара Арсланова
Читайте нас