Җәмгыять
4 Декабря 2025, 14:03

Сөтсез булмый гына!

Инвестор Башкортстан территориясендә сөт заводын модернизацияләүгә 5 млрд сум акча кертергә планлаштыра.

Сөтсез булмый гына!Сөтсез булмый гына!
Сөтсез булмый гына!

-Сөтчелек тармагы Башкортстан Республикасы агросәнәгать комплексын үстерү драйверы булып тора һәм, мөгаен, бу әле озак еллар дәвам итәр, - дип билгеләп үтте БР Хөкүмәте Премьер-министры урынбасары – авыл хуҗалыгы министры Илшат Фазрахманов «Уфа сөт заводы»на эш сәфәре вакытында.

   Анда яңа инвестор килү белән производствоны модернизацияли башлаганнар, кертемнәр күләме 5 млрд сумнан артып китә.

   – Безнең максат – 2030 елга төбәк территориясендә 50 индустриаль сөт фермасы эшләргә тиеш, алар кимендә 1 млн тонна товар сөте җитештерәчәк, – диде Илшат Фазрахманов.- 20шундый фермаэшлиинде,агымдагыелда тагын өчесен файдалануга тапшырачакбыз.Без моның шактый зур инвестицияләр булуын аңлыйбыз, шундый бер проект 2 дән 8 млрд сумга кадәр тора.Әмма карарларбар.Илшат Фазрахманов ассызыклаганча, сөтҗитештерүгенә аз. Аннан тулы кыйммәтле азык-төлек продукты алырга кирәк.

Фото: pravitelstvorb.ru

Автор:Гөлара Арсланова
Читайте нас