Җәмгыять
4 декабрь 2025, 14:32

Милли мессенджер үсештә

2025 елның августыннан дәүләт органнары һәм оешмалары, шулай ук субъект башлыклары МАХта үз каналларын төзи башладылар.

Милли мессенджер үсештәМилли мессенджер үсештә
Милли мессенджер үсештә

   Илдә МАХ милли мессенджеры барлыкка килү дәүләт пабликлары инфраструктурасын үстерү өчен чираттагы адым булды. 2025 елның августыннан дәүләт органнары һәм оешмалары, шулай ук субъект башлыклары МАХта үз каналларын төзи башладылар.

   «Диалог Регионы» җәмгыяте мәгълүматлары буенча, хәзерге вакытта мессенджерда барлык 89 төбәк хөкүмәте, 4 меңнән артык башкарма хакимият һәм җирле үзидарә органнары башлыкларының каналлары теркәлгән. Мәктәпләр һәм балалар бакчалары, мәдәният учреждениеләре, хастаханәләр, яшьләр оешмалары дәүләт каналларын булдыруның актив фазасында. Башкортстанда MAXта дәүләт оешмалары һәм ведомстволарының 900 дән артык бите теркәлгән. Мәсәлән, хәзер бу каналларны укырга мөмкин:

   - БашкортстанРеспубликасы башлыгыхакимияте: https://max.ru/glavbash

   - Уфа шәһәре администрациясе: https://max.ru/ufa

   - Республиканың сәламәтлек саклау министрлыгы: https://max.ru/minzdravrb

   MAX та дәүләт пабликлары күптән түгел генә эшләтеп җибәрелүгә карамастан, рейтинг төбәкләрдә мессенджерның шактый зур уңышын күрсәтте.

   -МАХ мессенджерында дәүләт пабликларын үстерү дәүләт органнары һәм оешмалары өчен стратегик мөһим адым булып тора,- дип саный VKның стратегик проектлар буенча вице-президенты Рөстәм Хәйбуллов. - Дәүләт органнары кешеләр булган урынга бара. Милли мессенджерның технологик базасы, «дәүләт хезмәтләре» белән интеграцияне дә кертеп, әлеге диалогның куркынычсызлыгын, ышанычлылыгын һәм уңайлылыгын тәэмин итә. MAX, ВКонтакте кебек үк, социаль әһәмиятле мәгълүмат урнаштыру өчен куәтле платформага әверелә.

   МАХхакимиятнеңактивэшенпозицияләүөчен яңамәйданчыккаәверелә. Эшне эшләтеп җибәрү башында ук аудиториямессенджердагы дәүләт пабликларына карата зур кызыксынукүрсәтә, язылучыларүсешенеңюгары динамикасыкүзәтелә. МАХтадәүләт пабликларыбулдыру – илнең мәгълүмати суверенитетын формалаштыруда, гражданнарның актуаль һәм дөрес мәгълүматка ирешүендә мөһим адымнарныңберсе.

   МАХта хакимият органнары һәм учреждениеләренең 20 мең рәсми каналы булдырылган инде, язылучыларның гомуми саны – 2 млн. Якындагы айларда мессенджерда яңа дәүләт пабликлары саны 40 меңгә кадәр артачак. Мәктәпләр, театрлар, хастаханәләр үз каналларын булдыру буенча актив эш башлады. Регионнар белән идарә итү үзәкләре, «Диалог Регионы» бүлекчәләре бу эшне һәр регионда оештырырга ярдәм итә.

   Исегезгә төшерәбез, 2022 елның 1 декабрендә социаль челтәрләрдә дәүләт битләре турындагы Федераль закон барлыкка килде. Барлык хакимият органнары һәм бюджет оешмалары, һәр мәктәпне, хастаханәне, балалар бакчасын да кертеп, социаль челтәрләрдә битләр алып бара һәм гражданнар мөрәҗәгатьләренә җавап бирә.

Фото: minnacrd.ru

                                    

 

Автор:Гөлара Арсланова
Читайте нас