Җәмгыять
4 Декабря 2025, 08:39

Хакимнәр белән очрашу

Башкортстан делегациясенең Үзбәкстанга сәфәре вакытында республика Башлыгы Радий Хәбиров Ташкент өлкәсе хакиме Зойир Мирзаев һәм Ферганә өлкәсе хакиме Хәйрулла Бозоров белән очрашты.

Хакимнәр белән очрашуХакимнәр белән очрашу
Хакимнәр белән очрашу

Көн тәртибендә – сәүдә-икътисадый, сәнәгать һәм гуманитар хезмәттәшлекнеүстерү мәсьәләләре булды. Ташкентөлкәсе хакиме беләнәңгәмәдә эшкуарлар Башкортстан муниципалитетлары һәм Үзбәкстан төбәге арасындакооперациянеүстерү турындафикер алыштылар. Уртак инвестпроектларга аерым игътибар бирелде.

   -Ташкентөлкәсе – куәтлесәнәгатьтөбәге, анда без үзбәк-башкорт технопаркын ачу буенча зур идеяне тормышка ашырабыз.Гомумәналганда, безнең предприятиеләрарасындахезмәттәшлекактивбара, - дип билгеләп үтте Радий Хәбиров.

   Башкортстан Башлыгының Ферганә өлкәсе хакиме белән очрашуы нәтиҗәсендә сәүдә-икътисадый, фәнни-техник, мәгариф, яшьләр һәм сәнәгать хезмәттәшлеге турында килешү имзаланды.

   - Без Фергана өлкәсе белән партнерлыкны үстерергә килештек, шул исәптән җиләк-җимеш-яшелчә продукциясе белән тәэмин итү өлкәсендә дә.БезБашкортстанга яшелчәләр китерү өчен күпләп складтөзүнепланлаштыручыинвестортаптык, - дип ассызыклады республика Башлыгы.

   Радий Хәбиров журналистлар белән әңгәмәдә Үзбәкстанга визитының нәтиҗәле булуын һәм ирешелгән килешүләрнең перспективалы булуын билгеләп үтте.

   - Сәфәр нәтиҗәле булды. Без алга таба кем белән һәм ничек эшләргә икәнен аңлыйбыз. Бу кооперацияне үстерү өчен җитди потенциал бирә һәм республика халкына сизелерлек файда китерәчәк, – дип йомгаклады Башкортостан Башлыгы.

Фото: alshvesti.ru

Автор:Гөлара Арсланова
Читайте нас