

Тормышыбызга – ямь, яшәешебезгә мәгънә биргән бик күркәм бер күренеш бар. Ул да булса – очрашулар. Күңелләрдә җылы хисләр калдырган, яшәүгә өмет уяткан, файдалы эш-гамәлләр кылырга илһам биргән очрашуларга без, “Өмет”челәр дә, бик теләп барабыз.
Үткән атнаның җомгасында Борай районында шундый үзенчәлекле очрашуда булдык. Үзенчәлекле дим, чөнки ул күпчелек борайлылар өчен үзенә тартып тору көченә ия булган урында – республиканың төньяк-көнбатышында гыйбадәтханәләр арасында иң борынгыларның берсеннән саналган бәрәкәтле Тарихи мәчеттә үтте.
Бу очрашудан бик әсәрләнеп, тәэссирләнеп кайттык, чөнки гәзитебезне укучылар белән менә шулай күзгә-күз карап сөйләшүләр эшләргә, яшәргә дәрт-дарман бирә. Хезмәтебез юкка китми, милләтебезне, телебезне, мәдәниятебезне саклауда булдыра алганча үз өлешебезне кертәбез, Аллаһка шөкер, дигән сөенеч хисләре туа.
Тарихи мәчеткә аяк басуыбыз өйлә намазына туры килде. Җомгага җыелган борайлылар белән без дә намазга бастык. Ил-көнгә – тынычлык, күңелләргә – иман, якыннарыбызга бәхет-тәүфыйкъ теләдек.
Тарихи мәчеттә төп имам-хатыйп булып рәсми рәвештә Зарипов Рифат тора. Рамил хәзрәт Зарипов – мәчетнең имам-мөхтәсибе. Халык белән бик әйбәт эшләүче, күп файдалы эш-гамәлләр башкаручы яхшы кеше диделәр аның турында.
Рифат хәзрәт белән хәл-әхвәлләр белешкәннән соң, ул безгә Тарихи мәчет турында шушыларны җиткерде:
- Үзенчәлекле тарихка ия Аллаһ йорты бу. Аны төзүгә райондашлар, хәзрәтләр, район сәүдәгәрләре булышты. Ике катлы Тарихи мәчет 2021 елда гыйбадәтханә буларак ишекләрен ачты. Халык бик теләп йөри, Аллаһка шөкер. Моннан башка Борай авылында тагын дүрт мәчет бар. Кечерәк мәчетләргә җомгага 15ләп кеше килсә, зурракларына 30-35әр кеше җыела. Биш мәчетнең һәрберсендә дә лаеклы имамнар, дини дәрес бирүчеләр бар. Укырга өч кенә кеше килсә дә, сөенәбез, кайтарып җибәрмибез, гыйлем бирергә тырышабыз.
Рифат хәзрәт халык файдасына башкарылган чаралар турында да телгә алып үтте. Шуларның берсе – алар төзегән “Ярдәм” проекты.
- Ярдәмебез районның ерак авылларына кадәр барып җитсен дип тырышабыз. Матди хәле авыррак булган гаиләләргә кием-салым белән ярдәм итү булсынмы ул, башкасымы – мөмкинлектән чыгып, ярдәм кулы сузарга тырышабыз. Рамазан аенда, фитыр-садакалар таратканда, һәр мәчет ким дигәндә 70-100әр пакет әзерләп тарата. Районыбызның матди яктан хәлле егетләре корбанга үгез чалалар. Шатлык бит бу! Тормышлары авыррак булган фәкыйрьләргә, ятимнәргә, мохтаҗларга корбан итенең кечкенә кисәген булса да илтеп җиткерергә тырышабыз.
Рамил хәзрәт Зарипов белән дә әңгәмәбез бик җылы килеп чыкты. 37 яшь кенә булса да, район халкы арасында тирән хөрмәт яулаган кешелекле, кечелекле, ярдәмчел кеше ул. Үзе сөйләвенчә, ул Агыйдел шәһәрендә туган. Гаиләләре Борай районының Яңа Ялдәк авылына күчеп кайткач, балачагы, үсмер еллары шунда үткән. Әтисе авыл хуҗалыгында эшләгән. Бүген дә шул тармакта уңышлы эшләп килә.
“Югары уку йортында белем алдым. Авыл баласының бөтен каникуллары авылда, әти-әнисе янында эшләп үтә бит инде, минеке дә шулайрак булды. Утын, печән әзерләп, көтү көтеп үткән каникуллар хәтердә әле, - дип елмаеп сөйләде безгә Рамил хәзрәт. – Аннары фермерлык эшләренә тотындык. Аны башлаганда бу мәшәкатьләргә төзелеш эшләре дә кушылды. Тормыш юлларым ничектер үзеннән-үзе дин юлына якынайткан иде. 2012 елда урыс, удмурт һәм татар халыклары үзара бердәм, дус-тату яшәгән Типляк дигән авылдан, Аллаһның рәхмәте белән, хәзрәтнең кызын кәләш итеп алдым. Кәләшем дә диндәге кыз булсын дип теләдем. Ул вакытта хәләлем мәдрәсәдә укый иде. Менә шулай танышып, гаилә кордык. Дөресрәге, безне таныштырдылар. Өйләнгән елны мәдрәсәгә укырга кердем һәм аны уңышлы тәмамладым. Бүгенге көндә хатыным белән Сәид, Ясминә һәм Асель исемле 3 бала үстерәбез.
Рамил хәзрәттән ничек хәзрәт, имам-мөхтәсиб булып китүе турында да кызыксындык.
- Мәдрәсәгә укырга кергәч, Рифат хәзрәт: “Яңа Ялдәк авылында мәчет бар, ә хәзрәт юк. Син бу изге эшне үз өстеңә ал инде. Җомгалар үткәрә, җеназалар укый башла”, - диде. Чыннан да, авылыбызда мәчет бар, ләкин хәзрәт булмагач, тулы тормыш белән эшләми иде. Җеназага хәзрәтләрне Борайдан, күрше авыллардан алып киләләр иде. Менә шулай итеп мин намазга баскач, мәдрәсәгә укырга кергәч, хәзрәт эшен үз өстемә алдым. Бу – 2012 елдан дигән сүз. Бүгенге көндә дә мин авылымда имам булып торам. Аллаһка шөкер, намаз укучылар, мәчеткә йөрүчеләр бар. Дин юлына басарга, иң беренче чиратта, Рифат хәзрәт һәм әнкәем Гәүһәрия Әгъмәл кызы этәргеч бирде. Бүгенге көндә әтием-әнием дә, сеңлем белән киявем дә, хатыным да – барыбыз да намазга басучылар рәтендә. Гаиләбез белән диндәбез. Балаларыбызга да дөрес тәрбия бирергә тырышабыз. Пакълыкта, чисталыкта, ислам кануннарын, догаларны белеп үсүләрен телибез, - диде безгә Рамил хәзрәт.
Очрашуда хәзрәтләр әйтүенчә, Борай авылында дүрт мәчет бар, берсе төзелеп бетү алдында тора. Аларның һәрберсендә үз вакытында азаннар әйтелә, намазлар, никахлар укыла, сабыйларга исемнәр кушыла.
Тарихи мәчеттәге очрашуга авыллардан имамнар да җыелган иде. Эш шунда – Башкортстан Диния нәзарәтеннән укытучылар килеп, Борай имамнары арасында квалификацияне күтәрү курслары оештырганнар. Ул курсларны 3 елга бер мәртәбә үтәргә тиешләр икән. Бу – үзенә күрә аттестация үтү була.
- Илебездә төрле хәлләр булып тора, документлар белән дә эш итәргә туры килә. Хәзрәтләргә шушыларга кагылышлы мәгълүмат бирелә. 3 ел саен курслар үтеп, документын алып торалар. Урамнан килеп кергән гыйлемсез хәзрәтләр юк. Барсы да лаеклар, күбесе мәдрәсәләр беткән, - ди Рамил хәзрәт.
Әлеге вакытта Борай районында 38 мәчет бар. Бу – 38 имам халык белән эшли дигән сүз. Ай саен, ике айга бер мәртәбә җыелып, күрешеп, сөйләшеп, килеп туган сорауларына җаваплар алып, илгә-көнгә кагылышлы мәгълүмат алып таралышалар.
Күрешеп, җыелышып торалар дигәннән, мәчеткә ел да инвалид балаларны кунакка чакырып торалар икән. Әти-әниләре белән киләләр, бергәләп чәй эчеп, уеннар уйнатып, кечкенә бүләкләр биреп, мөмкин кадәр аңлаешлы итеп дин турында сөйләп, балаларга күпмедер мәгълүмат бирергә тырышалар. Балалар мәчеттә булулары турында якты, җылы хисләр алып кайтып китсен дигән максат белән эшлиләр.
Күптән түгел Борайдан ике хәзрәт махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаиләләре белән эш итү буенча махсус курслар үтеп кайткан. “Мөфтият оештырган бу курслар бик кирәкле, - дип саный Рамил хәзрәт. - Мәчеткә МХОдан кайткан егетләр дә күп килә. Аларның төрле сораулары туа, аларга дөрес җавап бирергә, таяныч күрсәтергә, өмет чаткысын сүндермичә, арытабан яшәргә көч бирергә кирәк. Килгән кеше барыбер киңәш алып, борчыган сорауларына җавап табып, өметләнеп, тынычланып кайтып китә һәм бу бик яхшы. Без Аллаһ Тәгаләгә тәвәккәллибез. Нинди сорау, проблема туса да, без Ходайга таянып, шуларны хәл итәбез, дөрес җаваплар табабыз. Сөбеханалла, бүгенге көндә чишелми калган мәсьәләләр юк әле – аңлашабыз, компромисс табабыз, кирәк урында сабыр итәбез, көтеп торабыз һәм ул мәсьәлә, шөкер, хәл ителә. Ходай юлларын ача”.
Өйлә намазыннан соң да җомгага килүче җәмәгать таралышырга ашыкмады. Рамил хәзрәт аттестация үткән имамнарга документлар таратты. Аннары сүзне “Өмет” гәзитенең баш мөхәррире Рәдис Ногманов алды:
- Яшьләр гәзите дип аталса да, “Өмет” ул – гаилә гәзите. Бүгенге очрашуга килүебезнең максаты да – әгәр без тирән эчтәлекле, зәвыклы бизәлешле, “Динебез ислам”лы гәзит чыгарабыз икән, аның укучылары да күбрәк булырга тиеш. Редакция коллективы туган телне саклау, аны үстерү, балаларда телне саклау кебек мәсьәләләр өстендә тырышып эшли. Журналистларыбыз да – авыл балалары. Телне әйбәт беләләр, җылы итеп язалар. Максатыбыз – халкыбыз, яшь буын туган телебездә сөйләшеп кенә калмый, туган телдә укып та үссеннәр иде. Гәзитебез дә динебез кебек яшәсен иде. Сез, районның хөрмәтле имамнары, белеп торасыз – динебез тарихында да авыр заманалар булды, ләкин ул сүнмәде, сүрелмәде, киресенчә, вакыт үтү белән ныгыды, үсте һәм үсәчәк. Сезнең ярдәм белән безнең туган телебез дә сүнмәсен иде. Ә моның өчен “Өмет” гәзитен укырга, таратырга кирәк.
Очрашудан соң Борай почтамтының гәзит-журналларга яздыру бүлеге хезмәткәре Марина Гиляҗетдинова райондашларны “Өмет”кә яздырды: Гөлфия Шәрәфиева, Даһый абый Гимаев, Әүзәһ абый Йөзлекәев беренчеләрдән булып “Өмет”кә язылдылар.
Моннан тыш Рамил хәзрәт якыннары, туганнары махсус хәрби операциядә катнашкан 10 гаиләне шәхсән үзе “Өмет”ле итте. Зур рәхмәтебезне җиткерәбез аңа!
Очрашу күңелләрдә бик җылы хисләр, матур тәэссоратлар калдырды. Аралашкан вакытта күпләр: “Өмет”тән аерылмас идек, бик ошый, ләкин аны таратучы почтальоннар калмады”, дип аһ-зарларын җиткерделәр. Ничек бу хәлдән чыгарга дип баш ваттылар.
Алдагы көннәрдә да безне шундый матур очрашулар көтеп торсын, “Өмет” белән аны алдыручылар арасында дуслык күпере ныгысын дигән теләктә кайтыр якка юлландык.