

Башкортстанда мәктәп автобусы 73 яшьлек әбине бәрдергән. Аны дәваханәгә алып киткәннәр.
Туймазы районында пенсионер әбекәй мәктәп автобусы астына эләккән. Ул җәрәхәтләр алган һәм аны дәваханәгә алып киткәннәр, дип хәбәр иттеләр гадәттән тыш хәл буенча БР дәүләт комитетында.
Шушы көннәрдә Дүртөйле районында автомобиль тугыз яшьлек ике кызны бәрдергән. Аларны да дәваханәгә китергәннәр һәм табиб ярдәменнән соң өйләренә кайтарып җибәргәннәр.
25 ноябрьдә 112-системасының шалтыратулар кабул итү үзәгенә кешеләрне бәрдерү турында ике хәбәр килгән. Юл-транспорт һәлакәтендә өч кеше зыян күргән. "Көз башыннан кешеләрне машина бәрү турында 525 хәбәр килгән, аларның 30ы – балалар катнашлыгында", - диләр дәүләт комитетында.