Җәмгыять
27 Ноября 2025, 08:35

Төбәкләрдә – мигрант балалары

Свердловск өлкәсендә законсыз яшәүче 5 мең мигрант баласын тапканнар.  

Төбәкләрдә – мигрант балаларыТөбәкләрдә – мигрант балалары
Төбәкләрдә – мигрант балалары

Свердловск өлкәсендә законсыз яшәүче 5 мең мигрант баласын тапканнар.  Бу хакта Русия Эчке эшләр Министрлыгының миграция мәсьәләләре буенча төбәк идарәсе башлыгы Мария Якушева хәбәр иткән.

  Якушева әйтүенчә, контрольдә тотыла торган гражданнар реестрында булган балигъ булмаган чит ил кешеләре Свердловск өлкәсендә кала алмыйлар. Екатеринбург һәм Свердловск өлкәсе территориясендә читтән килүчеләрнең 10 мең баласы яши икән.

    Моңа кадәр Тобольскида Казахстаннан бер кызның рус телен белүгә тест бирә алмавы билгеле булган иде. Шәһәр мәгариф департаментында кызның имтиханны тапшырмавын, ә сынауны уңышлы узу турындагы хәбәрнең дөрес булмавын аңлаттылар

Автор:Таҗиева Руфина
Читайте нас