

Хәбәр ителүенчә, үлем-китем структурасында беренче урынны кан әйләнеше системасы авырулары алып тора, алар 16 941 кешенең гомерен өзгән (гомум үлүчеләр санының 33,1 проценты). Шул ук вакытта уңай динамика күзәтелә: 2023 ел белән чагыштырганда, бу күрсәткеч 12,4 процентка кимегән һәм 100 мең кешегә 417,8 очрак туры килгән.
Икенче урында барлыкка килгән шешләр, шул исәптән яман шешләр тора. Алар аркасында 6 071 кеше (11,9 процент) вафат булган. Онкологик авырулардан үлүчеләр саны 7,2 процентка, 100 мең кешегә 149,7 очракка кадәр кимегән.
Белгечләрне тышкы сәбәпләрдән үлүчеләр санының, 2020 ел белән чагыштырганда, 41,6 процентка артуы борчый.2024елда республикадагы барлык үлүчеләрнең 12,9 проценты тышкы сәбәпләр аркасында булган.
Шулук вакытта башка күрсәткечләр буенча шактый яхшы динамика теркәлгән: 2020 ел белән чагыштырганда, сулыш алу органнары авыруларыннан үлүчеләр саны 57,6 процентка, эндокрин системасы авыруларыннан үлүчеләр саны 1,1 тапкырга кимегән.
Фото: aids19.ru