

«Барысы өчен дә ачык» – 24 ноябрьдән 30 ноябрьгә кадәр бөтен ил буйлап уза торган төбәк атналыгы.
Бу чара агышында оештыручылар гамәлдә уңышлы кулланылган тәҗрибәне киңкүләм таратырга, Гомумрусия инклюзив диалогына 100 000 катнашучыны җәлеп итәргә ниятли. «Барысы өчен дә ачык» Бөтенрусия атналыгы инвалид кешеләр һәм аларның гаилә тормышының барлык аспектларын колачлап алыр, дип ышанасы килә.
Проект җәмгыятьтә сәламәтлеге чикләнгән кешеләрнең ихтыяҗларын тирәнрәк аңлауны формалаштыруга һәм башкалар белән тигез мөмкинлекләр тудыруга юнәлтелгән.
Бүген «Уфа фән һәм технологияләр университеты»ның электротехник инжиниринг Институты мәйданчыгында Халыкара инвалидлар көне алдыннан технология, адаптация һәм протезлы кешеләр тормышына багышланган лекция булды. «Барысы өчен дә ачык» Бөтенрусия атналыгы кысаларында узган әлеге чараның максаты – инклюзив мохитне үстерү. Чарада катнашучыларны УФТУның социаль эшләр идарәсе җитәкчесе Ирина Галимова тәбрикләде.
- Бүген без "ПРОдвижение" протез-ортопедия үзәге белән берлектә студентларыбыз өчен «Барысы өчен дә ачык» федераль проекты эгидасы астында шушы чараны оештырдык. Һәм шуның өчен бүген без чикләүләр турында түгел, ә, киресенчә, мөмкинлекләр турында сөйләшәчәкбез.
Безнең хезмәттәшләребез протезлауның алдынгы технологияләре белән таныштырачак, сез бүген инвалид кешеләргә тулыканлы, актив һәм матур итеп яшәргә ярдәм итүче инновацион реабилитация һәм адаптация ысуллары турында белерсез, – диде җитәкче ханым.
Электротехник инжиниринг институты директоры Юлия Уразбахтина билгеләвенчә, проект инклюзив сервислар һәм хезмәтләр кертү тәҗрибәсен күпләп таратуга һәм сәламәтлеге чикләнгән кешеләр өчен эшкә урнашу мөмкинлекләрен арттыруга юнәлтелгән.
– Биредә күпләр «Биотехник системалар һәм технологияләр» әзерләү юнәлешендә белем ала. Һәм сезнең арада үзләре протезлар ясау һәм проектлау белән шөгыльләнүчеләр бар инде, шуңа күрә бу чара сезнең өчен аеруча кызыклы һәм файдалы булачак, –диде мәгариф учреждениесе җитәкчесе.
"ПРОдвижение" протез-ортопедия үзәге директоры Лилия Исхакова Башкортстанда 2014 елдан бирле эшләп килүче оешма турында тулырак мәгьлүмат бирде.
– Безнең беренче пациентлар – хезмәт урыннарында имгәнгән кешеләр иде, – дип уртаклашты ул. – Бүген без кешеләрне тернәкләндерүнең барлык төр техник чаралары белән тәэмин итәбез. Бу кәнәфи-коляскалар, ортопедик аяк киеме һәм тернәкләндерү программасына кертелгәннәрнең барысы да.
Лилия Исхакова ассызыклавынча, һәр пациент белән индивидуаль эшләү кирәк, ә эш барышында клиентларның күбесе белән туганлашып бетәбез диярлек. Безнең оешманың максаты – пациентларны, әйтик, кешеләр үзләрендә ниндидер үзенчәлекләр барлыгын сизмәсеннәр өчен, аларны гадәти җәмгыятькә мөмкин кадәр күбрәк кайтару, – диде «ПРОдвижение» директоры.
Лекция барышында спикер профильле белгечлекләр студентларын практикага чакырды.
Протезлар белән яшәве ничек булуы турында кунаклар сөйләде. Алар арасында 25 яшьлек рәссам Наталья да бар иде.
– Минем тумыштан ук кулым юк, шуңа күрә мин балачактан ук протез белән ясыйм. Буш вакытта сурәт ясарга өйрәнәм. Тагын мин спорт белән шөгыльләнәм – велосипедта, роликларда йөри алам, чаңгыда шуа алам, – диде туташ.
Беренче протезны аңа өч-дүрт яшьләрдә урнаштырулары, аның белән бераз уйнаганын, ә соңрак аның турында бөтенләй онытуын әйтте.
Беренче протез миндә, мөгаен, кече сыйныфларда барлыкка
килгәндер. Ул каешка беркетелгән иде, туп-туры сул иңбашыма киелә иде. Уч ачылсын өчен кулны сузарга, аннары аны төшереп йомшартырга кирәк иде, дип сөйләде Наталья.
Әлбәттә, кыз бала өчен ул артык авыр һәм уңайсыз булган, шуңа күрә ул аны бик сирәк кигән. Соңрак Натальяда микропроцессорлы протез барлыкка килгән – бу реаль вакыт режимында ясалма буын хәрәкәтләрен контрольдә тоту һәм көйләү өчен төзелгән компьютер куллана торган җайланма була. Аудиториядәге студентларга ул протезның функцияләрен һәм мөмкинлекләрен күрсәтте туташ.
38 яшьлек Дмитрий исә балтыр протезлары белән яшәү тәҗрибәсе турында сөйләде. Ир-егет яшь чагында җәрәхәт алган, аның ике аягын да ампутацияләгәннәр. Егет югалып калмый, үзен кулга алган һәм арытаба тулыканлы тормыш белән яшәп киткән. Хәзер ул хатыны белән ике бала тәрбияли һәм күчемсез милекне арендалау һәм сату өлкәсендә эшли.
Студентлар протезлы тормыш үзенчәлекләренә, адаптация барышында барлыкка килә торган кыенлыкларга һәм бу өлкәдә технологияләрне үстерү мөмкинлекләренә кагылышлы үзләрен кызыксындырган барлык сорауларга да тулы җаваплар ишеттеләр. Бүген шушы бик мөһим чарада катнашкан кунаклар язмышка язган катлаулы сынауларны үтеп булуы турында аңлатучы якты үрнәк булдылар. Алар үз үрнәгендә тормышның никадәр матур булуын һәм, нинди генә сынаулар килсә дә, сынарга ярамавын үз мисалларында күрсәттеләр.
Фото: "Молодежная газета"