

Чара гимназиянең «Чтецкие программы» проекты лидерлары арасына керүе нәтиҗәсендә мөмкин булды. Очрашу ачык әңгәмә форматында узачак. Валерия Ланская «Уку – яңа мәдәни тренд буларак» темасы белән чыгыш ясаячак. Балалар актрисаны тормышта нинди китаплар озата барганы, ничек ярдәм иткәне һәм илһамландырганы турында беләчәк. Алар тагын да үзләре яраткан әсәрләрне җанландырып карарга тырышачак һәм сәнгатьле уку буенча үткән әлеге мастер-класста практик киңәшләр алачак.
Чараны,Русия Мәгариф министрлыгы белән берлектә, Президент Владимир Путин кушуы буенча эшләнгән «Белем» җәмгыяте гамәлгә ашыра.Бу инициативаныңтөп максаты – яшь русиялеләрарасында китап укуныпопулярлаштыру, мәктәп укучыларының үсешенә ярдәм итү, аларны матур әдәбият дөньясына җәлеп итү.
Фото: Российское общество "Знание".