Җәмгыять
24 Ноября 2025, 07:25

Сербия галиме – почетлы профессор

Миролюб Милинчич Уфа вуз-ара кампусының резидент-югары уку йортының мактаулы профессоры булды.

Сербия галиме – почетлы профессорСербия галиме – почетлы профессор
Сербия галиме – почетлы профессор

 Уфада Милли педагогик форумны ачу тантанасында Уфа вузара кампусы резиденты - Акмулла университетының яңа мактаулы профессоры исеме игълан ителде. Ул форум кунагы, география докторы, Белград университетының география факультеты профессоры, Сербиядәге Рус география җәмгыяте үзәге директоры Миролюб Милинчич.

   Профессор мантиясен аңа вуз ректоры Салават Сәгыйтов тапшырды. Миролюб Милинчич Уфага беренче тапкыр килгән. Форумның пленар утырышында ул Рус география җәмгыяте үзәгенең Сербиядәге эше турында җентекле доклад белән чыгыш ясады. Милинчич сүзләренчә, Сербия БДПУ белән хезмәттәшлекне актив үстерергә планлаштыра.

 - Уфага килүемә бик шатмын һәм безнең хезмәттәшлек күпкырлы һәм масштаблы булыр дип ышанам. Аерым алганда, Рус география җәмгыяте үзәге ел саен русиялеләр өчен стажировкалар гамәлгә ашыра. Уртак проектларны дәвам итәргә планлаштырабыз, - диде кунак.

Автор:Таҗиева Руфина
Читайте нас