

Соңгы дистә елларда ашкайнату системасы органнары авыруларын профилактикалау, диагностикалау һәм дәвалау мәсьәләләрендә күзәтелгән алга китешкә карамастан, алар сәламәтлек саклауның мөһим проблемасы булып кала һәм актуальлеген югалтмый. Бу замана кешесенең модификацияләнә һәм модификацияләнми торган куркыныч факторларының йогынтысына бәйле.
Ашкайнату эшчәнлеге бозылуын булдырмас өчен дөрес тукланырга, трансжирлар, ярымфабрикатлар һәм башка эшкәртелгән продуктлар санын киметергә кирәк.Моннан тыш, ашказаны авырулары, гастроэзофагеаль рефлюкс авыруы булган пациентларга махсус диета тотарга кирәк.
Ашказанында һәм юан эчәктә яман шешләр булмавына инану өчен диспансеризация һәм профилактик тикшерүләр узу мөһим. Зарарлы гадәтләр, физик активлыкның җитәрлек, туклануның рациональ булмавы – ашказаны-эчәклек системасы бозылу куркынычының төп факторлары.