

Чакмагышым – йөрәк балкышым!
Республиканың үсеш процессы, һәр чор кешеләре, тарихи вакыйгалар һәм киләчәкнең уңышлы булуына нигез салуы – болар барысы да Чакмагыштан аерылгысыз. Әле кайчан гына Чакмагыш районының 85, 90 еллык юбилейларын шаулатып-гөрләтеп бәйрәм итү хәтердә саклана. Хәзер исә бер гасырлык юбилейга да озак калмаган дигәнне аңлаткан сан да күз алдыбызда балкый.
Нәкъ шулчак үзебезнең данлы, бихисап райондашларга мисал булган Низаевлар нәселендәге абруйлы шәхесләрне барларга тотынам. Ә алар бит чыннан да бик күп, һәркайсы Чакмагыш төбәге, газиз Башкортстаныбыз үсешенә керткән лаеклы өлешләре, тырыш хезмәтләре белән дан казанган. Шуларның берсе – заманында ялкынлы коммунист, КПССның район комитетында җитәкчелек вазыйфаларында хезмәт куйган Әнвәр Низаев. Кызганычка каршы, мин дөньяга аваз салганда Әнвәр зурәти вафат иде. Шуңа күрә әтиемнән, РФ Эчке эшләр министрлыгының ветераны, “Хезмәт ветераны” медале иясе Азамат Әгъдәл улыннан зурәти турында сөйләвен сорыйм:
“Әнвәр зурәтиең – бар гомерен туган ягына багышлаган мактаулы шәхес. Аның хезмәтләре, башкарган игелекле гамәлләре бөтен халыкның күз алдында. Бүгенгесе көнне Чакмагышыбызның шулкадәр зур үсешен күреп ихлас шатланыр иде”, – ди ул.
Аннары аның район үсеше, халык файдасына булган намуслы хезмәтен картәтием, атаклы журналист һәм язучы Әгъдәл Низаев, Әнвәр зурәтинең улы Самат абый – район башлыгы урынбасары булып хезмәт куеп дәвам итәләр. Алга таба Самат Әнвәр улы үзен бер банкның булдыклы директоры итеп тә таныта. Зур-зур дәрәҗәләргә ирешүләренә карамастан искиткеч кешелекле һәм кечелекле булып калалар.
Шәхсән минем өчен, бар яшәешен, һәр йөрәк тибешен туган якка багышлаган якыннарым – үрнәк булган чын шәхесләр. Алар йөргән юллардан, аларның эзләреннән атлау гына да ни тора! Һәрвакыт үземне Низаевларның лаеклы варисы итеп тою, моның өчен бар әйберне эшләү – минем изге максатларымнан вә бурычларымнан.
Әле күптән түгел генә, отпускым вакытында Чакмагыш үзәгендә урнашкан Сәет тавына менеп туган районыма, туган җиремә ихлас рәвештә сокланып басып тордым. Заманча йортлар, яшелчә, умарталар белән туп-тулы бакча-ындырлар күз алдымда җәйрәп ята. Искиткеч гүзәллек. Район көннән-көн үсә, уңганнарыбыз казанышлары белән үрнәк куя.
Муниципалитетның үсешен, замана белән бергә атлавын күрү өчен әллә ни ерак йөрисе дә юк, мәсәлән биш ел элек чамасы район үзәгенә тагы да ныграк ямь биреп калкып чыккан ял паркы. Алга таба, Яңа Балтач юлы буендагы чишмә суына кузгалсаң, берсеннән-берсе яхшырак кирпеч йортлар сафка бастырылуын күрү – күзләрне иркәли. Димәк, Чакмагыш үзәге зурая, масштаблары киңәя. Мисал итеп карасак, менә еракта түгел генә 5 катлы таш йорт салына. Моңарчы Чакмагышта күпфатирлы өйләрнең иң биеге – 3 катлы иде бит әле.
Шуннан соң Чакмагыш үзәк дәваханасы буйларын да танымаслык. Һәрхәлдә, элеккеге дәвердәге баш табиблар кайтса, “бу без эшләгән җирме соң?” дияр иде шикелле. Инде ничәмә еллар әнием Гүзәл Вәдүт кызы Низаева хезмәт куйган поликлиниканың заманның өр-яңа стандартларына туры килгән корпусы, иркен парковка каршы ала. Нинди матурлык һәм уңайлылык!
Чакмагыш районы Башкортстан Республикасы муниципалитетлары арасында һәрвакыт алдынгы урынны биләде һәм әле үсеш юлыннан тайпылмыйча бара. Чөнки үткән һәр ел – икътисад формалаштыруга, югары нәтиҗәле социаль инфраструктура һәм яшәү өчен уңайлы мохит булдыруга, Чакмагыш халкының тормыш дәрәҗәсен яхшыртуга таба бер адым.
Гомумән, Чакмагыш районы – элек-электән матур табигате, гүзәл Чәрмәсән, Базы, Бәрдәсле һәм Каратал елгалары белән мактала. Киң күңелле, талантлы һәм тырыш кешеләр яши безнең якта. Бөек Ватан сугышы елларында фидакярләрчә иген үстергән халкы илгә чын каһарманнар булган 3 Советлар Союзы Героен биргән. Бүгенге көндә дә районыбыз үстергән егетләрнең күзләрендә дәртле очкын, күкрәгендә лачындай батыр йөрәк, күңелендә туган илгә зур мәхәббәт!
ЧТВ серләрен ача
Чакмагыш телевидениесе оештырылуга – 20 ел.
Бүгенге тормышны телевидениесез күз алдына да китерү мөмкин түгел. Агымдагы елда Чакмагыш телевидениесе коллективы егерме еллык кечкенә юбилеен билгели. 2005 елның июнендә студиягә аерым бүлмәләр бирелә. Мәскәүдән камералар, яктырткычлар кайтарталар, компьютерлар алына. БСТ шулай ук зур ярдәм күрсәтә. Тәүдә өч кеше эшлиләр. Иң беренче тапшыру авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәренә багышлана, ул 2005 елның ноябрендә тамашачы хөкеменә тәкъдим ителә. Рәсми ачу исә 17 декабрьдә була. Җиңү бәйрәменнән, Сыерышбаш мәчете ачылу тантанасыннан репортажлар – шулай ук кадерле архив сәхифәләре.
Әйтергә кирәк, Чакмагыш телевидениесенең чишмә башында бар гомерен журналистикага багышлаган картәтием Әгъдәл Низаевның да исеме тарих битләренә язылган. Район телевидениесенең күп кенә журналистларына киңәшләре һәм үгет-нәсыйхәт сүзләре белән остаз булды.
Аннары озак еллар буена телевидениедә хезмәт салган, үзләрен “телевизионщиклар” дип атарга яраткан Мөнирә апа Махъянованы да телгә алмасам, дөрес булмас. Ул үзенең телевизион тапшыруларында, аңа гына хас булган бәрхет тавышы, төрле әдәби-мәдәни чараларда алып баручы буларак һәм вакытлы матбугат битләреннән күпләребезгә таныш. Тумышы белән үзебезнең Аблай авылыннан. Кечкенәдән иҗат дулкынында: беренче шигырьләрен ул мәктәп елларында язып, “Игенче” гәзитенә җибәрә, адресы була ‒ нибары Әгъдәл Низаевка. Хат барып җитә һәм озакламый Мөнирә апаның туган ягына багышланган шигыре дөнья күрә. Әле дә шигъриятне дә читкә куймый, янәшә атлап бара. “Коллективтан беренче чиратта уңдым, дип әйтә алам, -ди Мөнирә Махъянова.- Һәр көн иртән торып эшкә килгән мизгелләр-иң рәхәт вакытларым. Иң башта операторлар белән съемкага чыгып, материал җыям, кайткач ак кәгазъ битенә төшерәм. Монтажёрлар белән кадрлар өстендә эшлибез(кайвакыт Мөнирә апа үзе дә монтажёр). Хезмәт алдынгылары, матур итеп эшләгән, яшәгән гаиләләр хакында- “Үз җиремдә”, балалар өчен -“Күңелле сәфәр”, өлкән буын вәкилләре белән “Елларым минем‒байлыгым минем”, “Могҗизалы табын”да аш-су осталары тәҗрибә уртаклаша, “Киләчәк‒яшьләр кулында”, “Күңел энҗеләре”, һ.б., тапшырулар әзерлибез. Һәр тапшыру геройлары белән күрешеп, аларның үзенчәлекләре белән танышабыз, олы буын вәкилләре белән аралашканда үгет-нәсыйхәтләрен колакка салырга тырышабыз. Шулай ук телевидение ерак араларда яшәгән якташлар белән тыгыз әлемтәдә, дуслык күпере даими рәвештә ныгып тора. Хәйрия концертлары үткәрү ярдәмгә мохтаҗ райондашларыбызга олы ярдәм булды.
Өйгә – вертолетта
Рим Баянов ‒ “Чакмагыш ТВ”ның гомерлек операторы. Беренче елларны эш бик катлаулы була. Студиядә төшерелгән материал яздырылган кассетаны Рапат авылында биеклеккә урнашкан вышкага илтеп куярга кирәк булган. Яңгыр, буран булса, бигрәк тә катлаулы булган. Җәяү яисә чаңгы белән менгән чакларын да искә алып сөйләгәне бар аның.
Ниһаять, 3-4 елдан радиореле корылмасы ярдәмгә килә. Тагы бер оператор –‒ Римзат Билаловны эшкә алалар. Хәзер инде ул – үзәк БСТ хезмәткәре.
Квадрокоптерлар ул чакта булмый әле. Бер көнне нефтьчеләр вертолетында Чакмагыш районы җирләрен өстән төшереп йөриләр. Төшке аш вакыты җиткәч, Рим Баяновны үзенең ындыр артында гына төшереп калдыралар. Шуннан: “Чакмагыш операторлары төшке ашка да вертолет белән кайта”, – дигән сүз чыга.
Заман белән бергә
Бүгенге көндә “Чакмагыш ТВ” тапшырулары “Сәлам” телеканалларында күрсәтелә. Аналог телевиденеиесеннән санлыга күчкәч тә, чакмагышлылар сынатмый. Тапшыруларның язмалары социаль челтәрләргә, “Ютуб” каналына да куела. Һәр тапшыруны сыйфатлы итәргә омтылалар. Вакыт белән исәпләшмәгән чаклар еш була. Дәүләт телерадиокомпаниясенең практик, методик яктан ярдәмнәрен тоябыз, диләр коллективта. Студияләр уңайлы, шартлар бар. Бер бинада урнашкан “Игенче” газетасы редакциясе белән чын дустанә мөнәсәбәтләрдә эшлиләр.
Район телевидениесе – уртак хезмәт, анда һәрбер хезмәткәрнең өлеше бар. Алар башкарган эш экран артында калса да, тапшыруларга салынган көчне, йөрәк җылысын тоймый мөмкин түгел. Һәм телевидение төбәкнең тормышын гына күрсәтеп калмый, ә мөһим патриотик, эстетик, әхлакый тәрбия эше дә алып бара.
Үзем һөнәрем, эшем буенча командировкаларга йөрим. Төрле якларны күрәм, төрле төбәкләрдә булам. Бик бай һәм мул тормыш белән яшәгәннәрен дә, ташландык хәлдә, бик гамьсез көнкүрешлеләрен дә. Ә менә үз ягыма кайткан саен горурланам һәм чакматаштай нык, җир җимертеп эшләүчеләр төбәге егете булуым белән иксез-чиксез горурланам.
Безнең яраткан районыбыз алга таба чәчәк атсын! Туган көнең белән, Чакмагышым!