

Дүртөйле район мәдәният сараенда бүген бик матур чара – матбугатка язылу бәйрәме, ягъни "Әбүнәчеләр көне" үтте.
Бу очрашуга «Башкортстан Республикасы» нәшрият йорты АҖ генераль директоры Зөлфия Рәхмәтуллина, республика гәзит-журналларының баш мөхәррирләре һәм журналистлары кайтты.
Биредә дүртөйлеләр 2026 елга яраткан басмаларына язылды.
Бәйрәмнең икенче өлешен барысы да көтеп алгандыр, мөгаен. Чөнки анда бүләк уйнату да, җыр-моң һәм басмалар турында да сөйләшү дә булды.
Зөлфия Мөхтәр кызы гәзит-журналларга язылырга килүчеләрне сәламләп, болай диде:
- Шушы чараны хуплап, оештырырга ярдәм иткәне һәм безне чакырганы өчен Дүртөйле районы хакимияте башлыгы Риф Йосыповка һәм аның командасына рәхмәтебезне җиткерәбез.
Нәшрият йорты – республиканың из зур медиахолдингы - бездә 6 телдә 145 гәзит-журнал чыга, бу өлкәдә 1500дән артык кеше хезмәт куя.
Әйе, соңгы чорда гәзит-журналларның тиражлары төшүе күңелне бик кыра, әлбәттә, ләкин без дә заман белән бергә атлыйбыз. Бүгенге көндә һәр басманың үз сайты бар, социаль челтәрләрдә дә укучылар, язылучылар саны артканнан арта бара, кайберләрендә 200-250 менгә кадәр җиткән, – диде ул.
Өмет"нең баш мөхәррире Рәдис Ногманов сәхнәгә менгәч, гәзитне иң күп алдыручы район буларак, якташларына, аны таратучыларга - почта хезмәткәрләренә, хакимият җитәкчелегенә җылы сүзләрен җиткерде.(үзе дә Дүртөйле районында туып-үскән)
- "Өмет" - биш гәзитне алыштырырлык басма: ул – төрле хәбәрләрдән торган "Өмет", ул - "Чаткылар", ул – "Сихәт" һәм "Сезнең өчен" кушымталары. Хәзер исә, укучыларыбыз соравы буенча, "Язмыш" рубрикасын да булдырдык.
Шулай итеп, төрле гәзитләр алдырганчы, бер "Өмет"кә язылып, рәхәтләнеп укырга була!" - диде ул.
Әйткәндәй, редакциянең якын дусты, Дүртөйленең Әсән авылында туып-үскән, бүгенге көндә МХОда хезмәт иткән Башкортстанның халык артисты Радик Динәхмәтов якташларына егерме "Өмет" подпискасын бүләк итте! Хәзер исә 3нче санлы гимназия укучылары һәм Баеш авылындагы өлкәннәр пансионатында рәхәтләнеп гәзит укыячаклар. Шундый изгелекле гамәлләре өчен якташлары һәм редакция исеменнән без Радик Динәхмәтовка рәхмәтебезне белдерәбез. Юллары гел уң булып, исән-имин әйләнеп кайтуын телибез!
Җитәкчеләр чыгышларыннан соң, язылучылар арасында бүләкләр уйнатылды. Лотереядә "Өмет"ле булучылар арасында да ике кеше бүләк отты.
Өмет"нең тугры дусты Светлана Васикова Әбүнәчеләр көнендә беренчеләрдән булып "Өмет"кә язылган иде, бәхет аңа елмайды - бүләкле дә булды. Икенсе җиңүче - Тимерханова З. А. " Өмет"ле булганы өчен приз отты. Афәрин!
Чара концерт номерлары белән үрелеп барды. Танылган артистлар арасыннан Башкортстанның халык артисты Азамат Гафаров, Башкортстанның атказанган артисты Руслан Зөлкарнәев халыкка моңлы җырларын бүләк итте.
Бу очрашу матур тәэссоратлар калдырды. Гәзитнең укучылары белән очрашу, әлбәттә, күңелгә рәхәтлек өсти, чөнки аларның фикерен ишетеп, теләкләрен исәпкә алып эшләү - безнең өчен бик мөһим.