Җәмгыять
20 Ноября 2025, 09:40

Ярдәм булуын тоеп яшәү күңелгә ышаныч бирә

Һәрбер кеше, һәрбер гаилә, нинди матди хәлдә булуына карамастан, социаль ярдәм алырга хокуклы. Бу – Башкортстан җитәкчелеге тормышка ашырган сәясәтнең өстенлекле бер өлеше.

Ярдәм булуын тоеп яшәү күңелгә ышаныч бирәЯрдәм булуын тоеп яшәү күңелгә ышаныч бирә
Ярдәм булуын тоеп яшәү күңелгә ышаныч бирә

    Һәрбер кеше, һәрбер гаилә, нинди матди хәлдә булуына карамастан, социаль ярдәм алырга хокуклы. Бу – Башкортстан җитәкчелеге тормышка ашырган сәясәтнең өстенлекле бер өлеше. Күп балалы булсынмы ул, аз керемлеме, өлкән кеше яки инвалидмы –   республикада яшәүчеләр хөкүмәттән сизелерлек социаль ярдәм ала. Шуның белән Башкортстаныбыз башка төбәкләрдән аерылып тора да инде.

    Социаль ярдәм дигәч, әлбәттә, күз алдына, иң беренче чиратта, күп балалы гаиләләр килеп баса. Чөнки республикабызда гаиләләр күп балалы булудан курыкмый,чөнки аңлап торалар – төбәк  балалы гаиләләргә барлык этапларда да ярдәм итә.Республикамондыйгаиләләртурындакайгырта, уңайлы шартларда үсәргә мөмкинлек бирә.

    Төбәгебездә 59 меңгә якын күп балалы гаилә исәпләнә. Бу күрсәткеч буенча республика Идел буе федераль округында – беренче һәм Русиянең барлык төбәкләре арасында җиденче урынны алып тора.

   Әлеге вакытта республикада 1,1 миллионга якын граждан, шул исәптән  204 меңнән артык балалы гаиләләр, социаль ярдәм чаралары ала.  

   2024 елда “Башкортстан Республикасы халкын социаль яклау” дәүләт программасы кысаларында гражданнарга пособиеләр, компенсацияләр  рәвешендә 31,1 млрд. сумнан артык социаль ярдәм күрсәтелде. Шулардан балалы гаиләләргә – 10 млрд. сумга якын, шул исәптән республика бюджеты исәбенә – 8,2 млрд сумнан артык.

    Үткән елда Русия Президенты күрсәтмәсе буенча керем дәрәҗәсенә карамастан гамәлдә булган күп балалы гаиләләргә ярдәм итүнең яңа формалары кертелде:

  • Хәзер күп балалыгаиләләрдәнбулган мәктәп укучыларышәһәрнең җәмәгать транспортында (таксидан тыш) автобус, троллейбус һәм трамвайларда бушлай йөри алалар.2024 елның сентябреннән башлап ташламадан20 меңгә якынмәктәп укучысыфайдалана.
  • Күп балалыгаиләләрдәгебалалар,хәтта объект урнашкан төбәктән ерак яшәсәләр дә,хәзер дәүләт музейларына, күргәзмәләргә һәм мәдәният паркларына бөтенләй бушлай йөри ала. Мондый гаиләләрнең мәдәниучреждениеләргәйөрүсаныөчмеңярымнанартып киткән.

     Шулай ук күп балалы гаиләләргә махсус таныклыклар бирүнең яңа тәртибе эшли башлады.

    Республикадагы һәр гаилә ташламаларның, пособиеләрнең һәм түләүләрнең бөтен исемлеген табарга, шулай ук аларны ничек алырга икәнен белергә мөмкин.

    Гаиләләр, нинди матди хәлдә булуларына карамастан, социаль ярдәм алырга хокуклы дигән идек.  Шул ук вакытта гражданнарның кайбер категорияләре – күп балалылар, аз керемлеләр, ялгыз аналар һәм инвалид балаларның ата-аналары өстәмә финанс өстенлекләренә ия. Республика төрле ярдәм чаралары турында гына кайгыртып калмыйча, әлеге чараларның тиз тормышка ашырылуын да күзәтеп тора.

    Өстәмә рәвештә торак һәм коммуналь хезмәтләргә чыгымнарны ай саен компенсацияләү каралган.

   Республикада халыкның башка төркемнәренә дә, шул исәптән донорларга, хәрбиләргә, радиациядән һәм гадәттән тыш хәлләрдән зыян күргән инвалидларга, шулай ук аз керемле гражданнарга да социаль ярдәм күрсәтелә.

  • Өлкән буын гражданнарына күрсәтелгән ярдәм турында аерым әйтергә кирәктер. Мәсәлән, хезмәтветераннары һәм сәяси репрессияләрдәнзыян күрүчеләрай саен акчалататүләүләрала – 2024елда мондый түләүләрне гомум суммасы 1,5 миллиард сум тирәсе булган 493 меңнән артык кеше алган.
  • Тагын бермөһимярдәм чарасы – дәүләт бүләкләребелән билгеләнгәнһәмил алдында аерым казанышларыбелән танылганветераннарга өстәмәпенсия каралган.Мондыйпенсионерлар республикада15 меңгә якын. Өстәмә түләүләрнеңгомум суммасы200 миллион сумнан артып киткән.

                      “Сезгә нәрсә кирәклеген яхшы аңлыйм”

    Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров билгеләп үтүенчә, гаиләгә, аналарга һәм балаларга ярдәм итү — ул гомуммилли бурыч. Күп балалы гаиләләр саны артканнан арта. Республикада барлыгы 9 меңнән артык ана биш балалы хатын-кызга бирелә торган “Ана даны” дәүләт бүләге белән бүләкләнде. Төбәктә яшәүче тугыз хатын-кыз “Герой-ана” исеменә лаек булды.

    "Үзегезне бәхетле хис итсен өчен сезгә нәрсә кирәклеген яхшы аңлап торам. Сезгә балаларыбызның сәламәт булып үсүе, укырга мөмкинлек, ә аннары лаеклы эш булуы кирәк. Өлкәннәрнең, шул исәптән әти-әниләрегезнең, “алтын яшькә“ җиткәч, үзегезнең дә, дәүләт тарафыннан кайгырту, сыйфатлы медицина һәм социаль ярдәм алу мөмкинлеге булсын”,- ди Радий Хәбиров.

     “Барлык авырлыкларга һәм сынауларга карамастан, төбәктә социаль өлкәне актив ныгыту, үстерү дәвам итә, яңа мәктәпләр, балалар бакчалары, дәваханәләр, спорт һәм мәдәни үзәкләр төзелә” , ди Радий Хәбиров.

Автор:Таҗиева Руфина
Читайте нас