

Гомер буе тауларга гашыйк булган, ял көннәрен һәм отпускларын шул тауларда үткәргән дусларым бар. Алдагы ялларда алар мине дә үзләре белән тауларга чакыралар. Бик барасым, күрәсем, үрмәлисем килә, ләкин әзерлегем юк. Үзем белән нәрсәләр алырга кирәклеген дә белмим. Тәҗрибәле тауга үрләүчеләр миңа киңәшләр бирсә, бик шат булыр идем.
Илгиз.
Әйе, таулар әзерлекле, чыныккан, чыдам кешеләрне ярата. Көтелмәгән хәлләргә тарымас өчен Башкортстан Экология министрлыгы тәкъдим иткән киңәшләргә колак салыгыз:
Тауларга менү өчен дөрес әзерләнү – хәвефсезлек һәм онытылмас сәяхәтнең нигезе!