

Сентябрьдән Башкортстан Республикасында МФЦның MAX мессенджерында рәсми чат-бот эшли башлады. Шуның аша «Минем документлар» үзәкләренә кабул итүгә алдан 1 меңләп кеше язылган. Бик уңайлы, диләр. Чат-бот республика халкына МФЦга тиз язылырга, мөрәҗәгатьнең статусын белергә, актуаль адреслары һәм эш графигы булган якындагы офисларны табарга, шулай ук күрсәтелгән хезмәтләрнең сыйфатын бәяләргә һәм теләкләрен калдырырга мөмкинлек бирә.
Барлык белдерүләр турыдан-туры МФЦның автоматлаштырылган мәгълүмат системасыннан килә, бу мәгълүматның төгәллеген һәм оперативлыгын тәэмин итә.
"MAX мессенджерында чат-ботны эшләтеп җибәрү — бу безнең хезмәтләрне санлаштыруга тагын бер адым. Без мәгълүмат алу һәм кабул итүгә язылу процессын мөмкин кадәр гади итәргә омтылабыз, — дип билгеләп үтте Башкортостан Республикасы МФЦ директоры Наталья Куприянова. - Бүген инде меңнән артык кеше моның тикшерелгәнһәм чыннан да уңайлы булуын раслады. Чат-бот белән эшли башлау өчен смартфонга MAX мессенджеры кушымтасын күчереп алу һәм «Башкортстан Республикасы МФЦ» дип чат-ботны табу да җитә.