Җәмгыять
18 Ноября 2025, 09:35

Креатив проектлар кирәк!

 Башкортстанда иң яхшы креатив проектлар эзлиләр.

Башкортстанда креатив индустрияләр өлкәсендә «Иҗат итүчеләр» республика премиясенә гаризалар кабул ителә башлады. Аның максаты-төбәкнең иҗади мохитен үстерүче иң яхшы идеяләрне, проектларны һәм командаларны табу һәм аларга ярдәм итү.

Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров белдергәнчә, конкурс креатив икътисад үсешен стимуллаштырырга тиеш. Катнашуга архитектура, дизайн, мода, гастрономия, медиа һәм башка өлкәләрдән белгечләр чакырыла. Заявканы 23 ноябрьгә кадәр махсус форма аша бирергә мөмкин. Катнашучылар өчен «креатив продукт», «Ел вакыйгасы», «креатив территория» һәм башка номинацияләр әзерләнгән. Нечкәлекләре-премиянең рәсми сайтында.

Оештыручы-БР эшмәкәрлек һәм туризм министрлыгы.

Тулырак:Молодежная газета

Автор:Ләйсән КАСПРАНОВА.
Читайте нас