Җәмгыять
17 Ноября 2025, 12:45

Транспорт салымында ничек экономияләргә?

Салым инспекциясеннән киңәшләр.

Транспорт салымында ничек экономияләргә?Транспорт салымында ничек экономияләргә?
Транспорт салымында ничек экономияләргә?

 

Башкортстанда транспорт салымының түбән ставкасы гамәлдә, әмма бу ташламадан бары тик намуслы салым түләүчеләр генә файдалана алачак. Русия Федераль салым хезмәтенең Башкортостан Республикасы буенча идарәсендә аңлатуларынча, 2026 елның 1 гыйнварына теләсә нинди салым бурычы булу 2025 елга транспорт салымын тулы ставка буенча автомат рәвештә яңадан исәпләүгә китерәчәк. Күрсәтмәлелек өчен белгечләр 123 ат көчендәге KIA Rio автомобиле мисалында исәп-хисапны китерә: бурыч булмаса, хуҗасы 2 460 сум түләячәк, ә вакыты узган очракта сумма 4 305 сумга кадәр артачак — аерма 1 845 сум тәшкил итәчәк. Республика Федераль салым хезмәте идарәсе җитәкчесе Андрей Агапов гражданнарга бурычлар булу-булмавын салым түләүченең шәхси кабинеты, «ФЛ салымнары» мобиль кушымтасы яисә «дәүләт хезмәтләре»Порталы аша тикшерергә киңәш итә. Исегезгә төшерәбез, 2024 ел өчен милек салымнарын түләү срогы 2025 елның 1 декабрендә тәмамлана. Вакытында түләү автомобильчеләргә киләсе елда ташламалы салым салу хокукын саклап калырга мөмкинлек бирәчәк.

Чыганак: /mgazeta.com/news/novosti/2025-11-17/kak-sekonomit-na-transportnom-naloge-v-bashkirii-pravilo-ot-nalogovoy-4469984

Автор:Әсәдуллина Эльвира
Читайте нас