Җәмгыять
17 ноябрь 2025, 13:13

Даруларны дөрес кулланасыңмы?

Русия һәм Башкортстанда микробларга каршы резистентлыкка каршы атналык игълан ителде.

Даруларны дөрес кулланасыңмы?Даруларны дөрес кулланасыңмы?
Даруларны дөрес кулланасыңмы?

17 ноярьдән 23 ноябрьгә кадәр бөтендөнья микробларга каршы даруларны дөрес куллану атнасы үтәчәк.

Бу турыда Уфа шәһәренең иҗтимагый сәламәтлек үзәге белгечләре сөйләп үткән.

Микробларга каршы резистентлык иҗтимагый сәламәтлек өчен куркыныч тудыра, диләр алар. Даруларның нәтиҗәлелеге кимү сәбәпле, аларны дәвалау да авырлаша.

Табиб-инфекционист Эльвира Мингазова әйтүенчә, антиботиклар – рецептлы дарулар. Аларны үз-үзеңә билгеләп эчү дөрес түгел. ОРВИ чирләре – вируслы инфекцияләр. Антибиотиклар исә – микробка каршы дарулар, алар бактерияләрне дәвалау өчен кулланыла. Икенчедән, антибиотиклар, башка дарулар кебек үк, тискәре йогынты да ясыйлар. Тәҗрибәсез кешеләр аны үз белдеге белән кулланып, аллергия башланырга мөмкин.

Атналыкның максаты – халыкның аң-белемен арттыру.

Чыганак: mgazeta.com

Автор:Әсәдуллина Эльвира
Читайте нас