Җәмгыять
17 Ноября 2025, 12:33

Акыллы шәһәрдә яшәячәкбез

Уфа шәһәрендәге вузара студентлар кампусында Евразия фәнни-мәгариф үзәге галимнәре интеллектуаль видеокүзәтү системалары өчен тәҗрибә-конструктор эшләре этабын тәмамлады.

Акыллы шәһәрдә яшәячәкбезАкыллы шәһәрдә яшәячәкбез
Акыллы шәһәрдә яшәячәкбез

 

Уфа шәһәрендәге вузара студентлар кампусында Евразия фәнни-мәгариф үзәге галимнәре интеллектуаль видеокүзәтү системалары өчен тәҗрибә-конструктор эшләре этабын тәмамлады. Бу эш “Акыллы шәһәр” инфраструктурасының бер элементы булып тора. Эшләр кампусның лабораториясендә бара.

  • Шәһәр мөхитенә цифрлаштыруны кертү – анда яшәгән кешеләрнең хәвефсезлеген тәэмин итә, - ди Башкортстан Республикасы торак-коммуналь хезмәт министры Ирина Голованова. – Мәгълүмат белән алышу арадашчыларсыз бара, бу аларның дөреслегенә хилафлык китерми. Кайчандыр безнең акылга сыймаган, фантастика булып тоелган әйберләр көнкүрешебезгә торган саен ныграк керә.

Исегезгә төшерәбез, РФ Президенты Владимир Путин кушуы буенча  Русиядә заманча кампуслар челтәре төзелә. 2030 елга кадәр илдә 30 кампус булырга тиеш. Әлеге вакытта “Яшьләр һәм балалар” милли проекты кысаларында илдә 24 студент шәһәре төзелә. 2036 елга кадәр кампусларның саны 40ка җитәчәк.

Башкортстан – Русиядә федераль проект гамәлгә ашырылучы пилот төбәкләр исемлегенә керде.

Чыганак: pravitelstvorb.ru

Автор:Әсәдуллина Эльвира
Читайте нас