

— Пилотсыз авиация системаларын үстерү Башкортстанның сәнәгать сәясәтендә өстенлекле юнәлешләрнең берсе булып тора. Бүген без экспертлар, бизнес һәм дәүләт консолидациясенең конкрет нәтиҗәләр бирүен күрәбез: ярдәм механизмнары тикшерелә, сертификацияләү мәсьәләләре карала, инвестиция тәкъдимнәре формалаша. Безнең максат — трендларга иярү генә түгел, ә Русиянең бу стратегик мөһим өлкәдә суверенитетын тәэмин итә торган үз технологик чылбырларыбызны булдыру, – дип бәян итте Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры урынбасары, сәнәгать, энергетика һәм инновацияләр министры Александр Шельдяев.
Чара барышында пилотсыз авиация системалары базарының торышына һәм перспективаларына комплекслы күзәтү үткәрелде. Катнашучылар дәүләт ярдәменең гамәлдәге механизмнарын анализлады, агымдагы базар конъюнктурасын бәяләде һәм үсешнең стратегик юнәлешләрен билгеләде.
Фото: Башкортстан Хөкүмәте порталы.