Җәмгыять
15 ноябрь 2025, 21:18

Әгәр Авито аша әйбер алганда алдансаң...

Әгәр Авито аша әйбер алып алдансаң...Әгәр Авито аша әйбер алып алдансаң...
Әгәр Авито аша әйбер алып алдансаң...

Күпләребезнең "Авито" сайтыннан әйберләр сатып алганы бар. Алданган чаклар да булырга мөмкин... Син сайлаган әйбер фотода яңа, яхшы һәм матур булып күренергә, ә акчасын түләп алгач, куллана башлагач, ул эшкә ярамаса? Мондый очракларда нишләргә? Закон буенча нинди хокукларыбыз бар?

Башкортстан буенча Роспотребнадзор белгечләре безгә болай дип җавап бирде:

"Беренче эш итеп сатучының статусын белергә кирәк. Кем ул?

Сезгә товарны кем саткан — гади кешеме яки шәхси эшкуар яки оешмамы — очыга чыгу өчен моны ачыклау бик мөһим.

Әгәр сатучы гади кеше икән сезне «Кулланучылар хокукларын яклау турында" закон яклый алмаячак. Мондый очракта РФ Гражданлык кодексы (РФ ГК) белән генә чикләнә. Кире уйларга һәм хәтта яхшы әйберне дә кире кайтара алмыйсыз дигәнне аңлата. Әгәр дә товар сыйфатсыз икән, РФ ГК 475 маддәсе буенча хокукларыгыз бар.

Сез таләп итә аласыз:

1. Әйбернең хакын төшерүен. Яки ташлама ясавын. Кимчелекләрен күрсәтеп, алдан сөйләшкәндә болары турында әйтмәдегез дип, чыгымын каплатуын.

2. Әйберне үз акчагызга төзәттереп, сатучыдан компенсация сорауны (чеклар булса бигрәк тә яхшы). Әгәр дә әйбернең кимчелеге бик җитди икән (мәсәлән, телефон кабынмый), сез килешүдән баш тартырга һәм барлык түләнгән акчаны кире таләп итәргә хокуклы.

Ләкин хокук булу белән генә ерак китеп булмый, сатучы сезнең белән элемтәне өзәргә, бөтенләй аккаунтын җуйдырып ташларга мөмкин. Гадәттә мондый очракларда үзеңннкен исбат итүгә вакыт кына әрәмгә китәргә, ә файдасы булмаска мөмкин.

Әгәр сатучы шәхси эшкуар яки компания булса, ул чакта өмет була әле. Закон күзлегеннән караганда, сезгә, сатып алучы буларак, мондый очракта бәхет елмаячак. «Кулланучылар хокукларын яклау турында» законга таянып, үз хокукларыгызны якларга була, ул сатучыларга карата күпкә кырысрак.

Нинди хокукларга ия буласыз? 

Шундый ук товарга алмаштырырга;

Шундый ук товарны башка маркага алмаштырырга;

Бәясен төшерттегергә.

Кимчелекләрен бетерү өчен киткән чыгымнарны сатучы өстеннән түләтергә;

Товардан баш тарту һәм акчаны кире кайтарырга.

Авито аша сыйфатсыз әйбер сатып алдыгыз икән:

1 адым: Барлык дәлилләрне җыясыз: аның белән ничек элемтәгә чыккансыз, ничек сөйләшеп киттегез, нәрсәләр турында сөйләштегез.

Сатучыга янап бер сүз дә язмагыз, шалтыратып дәгъва белдермәгез.

Белдерү буенча язышкан хатларга телефоныгыз аша скриншот ясагыз.

Сатучы сез тапкан кимчелекләрне күрсәтмәгән җирләрен саклагыз. Бозык яки ватык җирен фотога төшерегез. Товарны барлык ракурстан да алыгыз, Аның ничек эшләмәвен (мәсәлән, кабынмый яки камера эшләми) теркәгез. Товарны алгач, тартмасыннан ачканчы видеога төшерә барсагыз, дәлил өчен яхшы була. Түләүне раслау. Банктан түләү турында мөхер сугылган выписка алыгыз.

2 адым: Сатучы белән яхшы мөнәсәбәтләрне саклап, килешергә тырышагыз. Сатучы белән бу теманы әдәпле сүзләр белән башлагыз. Җылы сүз таш эретә дип юкка әйтмиләр. Закон алдындагы хокукларыгыз турында искәртү - укымышлы булуыгызны күрсәтер.

Күпчелек очракта сатучылар, клиент алама "отзыв" калдырудан куркып, килешүгә бара — акчаның бер өлешен кайтарырга яки товарны кире алырга ризалаша.

3 адым: "Авито.Китереп бирү" хезмәте белән куллану - сезнең файдага. Бу сатып алучы өчен иң көчле корал. Әгәр сез бу сервисны куллангансыз икән, бу эш яхшы тәмамлануга сезнең уникаль мөмкинлегегез бар. Иң мөһиме: товарны сезгә биргән хезмәткәрләр янында яхшылап тикшерү, кимчелекләрен ачыклау. Әгәр товар бөтенләй ошамый икән, аңардан баш тартыгыз. Бу очракта Авито сезгә акчаны тулы күләмдә кайтарачак.

Әгәр сез товарны өйгә алып кайткач кына брак булуын күрсәгез, авырракка туры киләчәк. Сезгә җитешсезлекнең сатып алганчыга кадәр булуын кыйммәтле экспертиза аша исбатларга туры киләчәк.

4 адым: Сатучы элемтәгә чыкмый башлый яки акчаны кайтарудан, товарны алыштырудан бөтенләй баш тарта икән, нервларыгызны сакларга тырышыгыз.

Дәгъва языгыз. Аны ирекле формада төзегез, хәлне яхшы итеп тасвирлагыз, дәлилләр китерегез һәм таләпне төгәл формалаштырыгыз (мәсәлән, акчаны кайтарырга, алыштырырга). Аны сатучыга заказлы хат белән җибәрегез. Бу судка барыр алдыннан мәҗбүри эш булып тора.

Роспотребнадзорга мөрәҗәгать итегез. Сатучыны тикшерүне таләп итеп шикаять бирегез, бигрәк тә ул шәхси эшкуар булса. Штрафлар аларны куркытмаска да мөмкин, әмма эшчәнлекләрен 30 тәүлеккә туктатып тору-бизнеска бик җитди проблема тудыра.

Судка барырга кала. Бу соңгы, ләкин нәтиҗәле саналган ысул. Әгәр сатучы физик зат булса, дәгъва аның яшәү урыны буенча бирелә судка. Әгәр ул шәхси эшкуар яки юридик зат икән - узеңнең яшәү урыны буенча бирергә дә ярый, бу шул яклап бик уңайлы. Дәгъваны юристтан башка да бирергә мөмкин, бигрәк тә сумма зур булмаса. бирерләр".

Исегезгә төшерәбез, әгәр үзегезнең хокукларыгыз бозылган дип саныйсыз икән, сез һәрвакыт “Роспотребнадзор”ның бердәм консультация үзәгенә – 8-800-555-49-43 шалтырата аласыз.

Автор:Ләйсән КАСПРАНОВА.
Читайте нас