Үз гомерендә бер мәртәбә булса да кул эшләре тотып карамаган кеше юктыр ул. Бигрәк тә кызлар, яшь апалар, хатын-кызлар тегәргә, чигәргә, бәйләргә, курчаклар һәм шкатулкалар, бизәнгечләр ясарга әвәс булучан. Оста куллар, бүген сезнең көн!
Бу көн кул эше осталарына һәм кул иҗатының барлык төрләренә багышлана. 16 ноябрь көнне кул эшләре белән шөгыльләнүчеләрне котлау һәм иҗади уңышлары белән уртаклашу гадәти хәл.
Көз – илһамлану, бер акыллы кеше әйтмешли, акрынаю вакыты. Көз – яраткан энәләрне, яраткан җепләрне, тукымаларны, ыргакларны, сәйләннәрне барларга, ниндидер бер матур әйбер чигә, тегә башларга иң уңайлы вакыт! Хәзер бит кул белән нәрсәдер эшли башларга уйласаң, китап кибетләрендә шушылар турында бик күп китаплар да бар. Көзге матур кичләрдә иҗад итеп, күркәм эшләнмәләр тудырырга язсын, оста куллы хатын-кызлар!