

Шушы көннәрдә интернет челтәрләрендә таралган энергетиклар турындагы аянычлы хәл беркемне дә битараф калдырмагандыр. Бигрәк тә әти-әниләрне. "Табиблар 5 ел буена энергетиклар эчеп, инвалид коляскасына калган яшүсмер гомере белән көрәшә".
Бу хәбәрне миңа 16 яшьлек кызы булган танышым да МАХ аша җибәрде. "Куркуга төштем әле. Минем кызым да көн саен шул энергетикны эчә. Кайсы кибеттән алганын әйтми. Сәламәтлеге өчен бик борчылам. Петербург малае кебек урынга калмаса ярар иде", - диде ул борчылып.
Танышыма, әлбәттә, башта кызы белән тагын яхшылап сөйләшеп карарга, бу гадәтеннән үзе генә котыла алмаса, белгечләргә мөрәҗәгать итәргә киңәш бирдем. Тагын да борчуга салган әйбер шул: законнардан качып балаларны жәлләмичә, акча эшләүне беренче урынга куючы сатучылар.
Быел, 2025 елның 1 мартыннан энергетикларны балигъ булмаганнарга сатуны федераль дәрәҗәдә тыйдылар. Ә кайбер сатучылар законны урап узу юлларын таба, аларга айлык планын тутыру, товары күбрәк сатылуы барыннан да мөһим. Алар сатып алучыдан балигъ булуын раслаучы документ таләп итәргә, әгәр яшендә шикләнсә, яки документын күрсәтмәсә, сатмаска тиеш.
Игътибар иткәнегез бардыр: энергетикларның тышында «18 яшь тулмаган затларга куллану киңәш ителми» дип язылган. Ә глюкоза һәм кофеин кушылмасы булган энергетик эчемлек яшь организм өчен зарарлы. Энергетикны еш эчү ашказаны эшчәнлеген бозу, симерү, шикәр диабеты барлыкка килүен бермә-бер арттыра. Энергетик йөрәк тибешен ешайта, кан басымын күтәрә, аритмиягә китерергә, нерв системасына тискәре йогынты ясый. Ул йокысызлык, тахикардия, юкка борчылу, кул калтырау, көзән җыеруга сәбәпче була ала, бавыр, бөерләргә зыян сала.
Әйтергә кирәк, энергетикларны балигъ булмаганнарга саткан өчен җаваплылык каралган. Штрафлар мондый (РФ КоАПның 14.16.1 маддәсе):
- Оешмалар өчен – 300-500 мең,
- Вазифаи затлар өчен – 100-200 мең,
-Гражданнар өчен 30-50 мең сум тәшкил итә.
Ә шулай да, балагызга энергетик эчемлекләр, тыелган матдәләр сатсалар нишләргә?
Әлбәттә, моңа күз йомарга ярамый! Саткан урыннарын беләсез икән, барыннан да элек бу хакта РФ Эчке эшләр министрлыгына, Роспотребнадзор органнарына мөрәҗәгать итәргә кирәк. Ә алай да чаралар күрелмәгән очракта - прокуратура органнарына хәбәр итәргә.
Әйткәндәй, Башкортстан Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында республикада кулланучылар хокукларын яклау эшенең сыйфатын арттыру өчен, шулай ук кулланучылар базарында сатыла торган товарларның сыйфаты турында белергә мөмкинлек бирүче интернет-портал эшли: https://portalzpp02.ru/