

Башкортстан парламентында сәясәтче Владимир Жириновскийның тууына 80 ел тулуга әзерлек буенча утырыш үткәргәннәр. Анда бу чарага бәйле проект каралган.
Проектта 2026 елның апрелендә тантаналы җыелыш үткәрү, шулай ук республикада төрле мәдәни, фәнни һәм спорт чаралары кертелгән.
Яшьләрне патриотик тәрбияләүгә аерым игътибар бирелә: мәктәпләрдә һәм югары уку йортларында Жириновскийның Русия дәүләтчелеген үстерүгә керткән өлеше турында ачык дәресләр, тематик конкурслар һәм викториналар үткәреләчәк.
Шулай ук,сәясәтченең Башкортстанга килгәндә төшерелгән фотолардан күчмә күргәзмә дә оештыру планлаштырылган.
Уфа урамнарының берсенә Владимир Жириновский исемен бирү мәсьәләсе карала.
Чыганак: Ufakp