

Шуны белеп торасыгыз киләме?
Тиздән әти-әниләр үз балаларының кайда булуын махсус SIM-карталар ярдәмендә күзәтә алачак. Әлеге башлангычны илнең Санлы үсеш министры Максут Шадаев “ЛизаАлерт” отряды форумында тәкъдим иткән.
Мондый "симка”ны телефонга тоташтыру баланың законлы вәкилләренең рәсми ризалыгы белән мөмкин булачак. Шундый ук функцияне “Дәүләт хезмәтләре” ндә өлкән яшьтәге кешеләр өчен дә кертергә планлаштыралар. Аларның кайда булуын белү яисә геопозициягә керү мөмкинлеген алу ышанычлы кешесенә биреләчәк.
Ике очракта да рәсми гариза һәм суд карары таләп ителмәячәк.
Фото: joom.com