Җәмгыять
13 Ноября 2025, 07:45

Трансформаторга ут төрткән кызны хөкем итәчәкләр

Ничек мошенниклар тәэсиренә бирелмәскә?

Трансформаторга ут төрткән кызны хөкем итәчәкләрТрансформаторга ут төрткән кызны хөкем итәчәкләр
Трансформаторга ут төрткән кызны хөкем итәчәкләр

     Мошенникларның гади халыкны шулкадәр алдауларына, баш җитмәслек гамәлләр эшләргә кушуларына шаклар катарлык. Менә тагын бер очрак – Киренск шәһәрендә яшәүче  кыз, мошенникларның күрсәтмәләрен үтәп, трансформатор яндырган. Дистәләрчә йорт утсыз калган.

    Хәзер кызга 20 елга кадәр колония  яный. Бу хакта Babr Mash Telegram-каналы хәбәр итә. Теракт турындагы җинаять эше тикшерелә.

   Тоткарланган кыз үзе аңлатуынча, аның белән мошенниклар элемтәгә кергән һәм үзләрен салым хезмәткәрләре дип таныштырган. Аннары аның “дәүләт хезмәтләре" аккаунтын ватканнар, ә кыз үзе шалтыратучылар йогынтысында 300 мең сумга кредит рәсмиләштергән.

     Финанс проблемаларын хәл итү өчен аферистлар аңа ягулык сатып алырга һәм мөһим объектларга ут төртергә кушканнар.

   Шуннан соң кыз трансформаторга ут төрткән, ә аннары бензоколонка янында учак  кабызган. Янгынны бу хәлне күреп торган кешеләр оператив рәвештә сүндергән.

Автор:Таҗиева Руфина
Читайте нас