Җәмгыять
13 Ноября 2025, 08:20

Олег Газмановны да алдаганнар

Артык мәрхәмәтле булсаң да әйбәт түгелдер ул – җырчы  пенсиягә дип җыйган акчасыннан колак каккан.

Олег Газмановны да алдаганнарОлег Газмановны да алдаганнар
Олег Газмановны да алдаганнар

   Эш шунда – җырчы Олег Газманов үзен бик текә бизнесмен дип таныштырган  Геворг Саркисян дигән кешегә зур суммада бурычка акча биреп торган. Ләкин соңгысы,  әле ковид пандемиясенә, әле артистка каршы санкцияләргә сылтанып, алган бурычын кире кайтармаган.

   Бу хакта “РИА Новости”га Газмановлар гаиләсенең вәкиле Роман Кузьмин хәбәр иткән. "Газмановлар

бу акчаны бурычка биргәннәр, Саркисян аларны кире кайтарырга җыенмаган да. Саркисян ул сумманы  урлау максаты белән алган. Биш ел дәвамында бурычын төрле сылтаулар белән кайтармаган – янәсе, акчаны күчерә алмый, санкцияләр, ковид һәм башкалар...” — дип белдергән судта Газманов вәкиле.

    Кузьмин әйтүенчә, бу сәбәпләр уйлап чыгарылган, ялган сәбәпләр генә булган. “2023 елда зур булмаган суммада акча күчергән ул. Күрәсең, “эш” кузгатмасыннар өчен генә күчергәндер”, - ди Газмановның вәкиле.

   2019 елда артист һәм аның хатыны Саркисянга заем биргәннәр. Бу акчаларны Газманов пенсиягә дип җыйган.  Бер елдан соң Саркисяннан акчаны кире кайтаруны таләп иткәннәр, ләкин теге кеше бурычын кайтармаган.

    Үзләрен алдауларын аңлап, Газмановлар РФ Тикшерү комитетына мөрәҗәгать итәргә булганнар. Эшләр нәрсә белән тәмамланыр, әлегә билгесез.

Автор:Таҗиева Руфина
Читайте нас