

Һәр нәрсәнең чиге була, шул исәптән түземлекнең дә. Менә бер укытучының да сабыр канатлары сынган – Башкортстанда бер педагог студентның телефонын тәрәзәдән ыргыткан. Сәбәбе – укытучы шул рәвешле укучының игътибарын үзе укыткан предметка юнәлтмәкче булган.
Бу хакта telegramда Mash Batash хәбәр итә. Канал мәгълүматлары буенча, дәрес вакытында студент, кем әйтмешли, телефонына кадалып утырган. Укытучы, янәсе, аңа берничә кисәтү ясаган, ләкин укучы аны игътибарсыз калдырган. Шуннан укытучы смартфонны өченче кат тәрәзәсеннән ыргыткан.
Колледж директоры урынбасары бу факт буенча хезмәт тикшерүе үткәрелүе турында хәбәр итте. Ә укытучы үзе комментарий бирүдән баш тарткан.