Җәмгыять
12 Ноября 2025, 08:57

Югалган бала күрсәгез... Нишләргә?

Урамда булсынмы ул, кибеттәме, кафе яки парк тирәсендәме – югалган бала күрсәгез, нишләргә?

   Урамда булсынмы ул, кибеттәме, кафе яки парк тирәсендәме – югалган бала күрсәгез, нишләргә? Башкортстан Республикасының Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитеты белгечләре шул хакта  аңлата.

  • Иң беренче чиратта, әгәр бала еласа, аны тынычландырыгыз. Кулларыннан тотмагыз – бу хәрәкәтегез белән сез аны куркытырга мөмкинсез.Тыныч һәм ышанычлы тавыш белән аңа: “Син әле хәвефсез урында һәм мин сиңа ярдәм итәчәкмен”, - дип әйтегез.
  • Ни булганын, исемен сораштырыгыз. Әнисенең яки әтисенең телефонын хәтерлиме, шуны ачыклагыз һәм аларга шалтыратыгыз.
  • Әгәр әти-әнисе белән элемтәгә керә алмасагыз, 112 яки 102 номерына шалтыратыгыз һәм операторга баланы кайда табуыгыз, исемен, төгәл яшен, нинди киемнәр киюе турында хәбәр итегез.
  • Бәлки, аны инде эзли торганнардыр. Әгәр бала сәүдә үзәгендә яки кибеттә югалган икән, сакчыдан яки администратордан аның турында тавыш элемтәсе аша хәбәр итүен сорагыз.
  • Баланы беркая да алып китмәгез! Кайда тапкансыз, шул урында торыгыз. Кем белә, бәлки, туганнары аны шул урынга эзләп килер.
  • Әгәр полиция яки коткаручылар чакырткансыз икән, аларның килүен көтегез.

      Үз балаларыгыз белән, әгәр алар  урамда, сәүдә үзәгендә яки транспортта югалып калсалар, нәрсә эшләргә кирәклеге турында фикер алышыгыз. Очрашу урыннары турында алдан сөйләшеп куегыз һәм балагызның сезнең телефонны яттан белүенә инаныгыз.

Фото: poembook.ru

Автор:Ләйсән Каспранова
Читайте нас