

МАХ кушымтасының төп функцияләреннән файдаланырга: текст һәм тавыш хәбәрләре язарга, төркемле чатлар төзергә, стикерлар, реакцияләр һәм 4 гигабайтка кадәр файллар җибәрергә, шалтыратырга, шулай ук, видеошалтыратулар ясарга мөмкин. Өстәвенә, сигнал начар булганда да шалтыратырга була.
Әмма «MAX» – аралашу өчен яңа, тулысынча үзебезнең ил мессенджеры гына түгел, ул бер урында күп бурычларны һәм мәсьәләләрне хәл итәргә мөмкин булачак зур заманча платформа. Тиздән мессенджерны зур яңару көтә, профильне «Дәүләт хезмәтләре»нә бәйләргә һәм кушымтадан чыкмыйча күп кенә мәсьәләләрне хәл итәргә: акча җибәрергә, «коммуналка» өчен түләргә, табибка язылырга, яраткан кафеңда пиццага заказ бирергә, такси чакыртырга, үз каналыңны ачарга һәм популяр блогерга әверелергә мөмкин булачак.
«MAX»та каналлар бар да инде, тик әлегә алар тест уза, аларга керү мөмкинлеге берничә эре федераль киңкүләм мәгълүмат чарасына, блогерларга һәм губернаторларга гына бирелде.