

Башкортстан Республикасы Башлыгы Радий Хәбиров Туры линия вакытында махсус хәрби операцзонасыннан Миңнегали Шәйморатов исемендәге батальонның мотоукчылар ротасы хәрби Никита Семендяев шалтыратты. Ул үзләре белән бергә Русиянең төрле төбәкләреннән яугирләр хезмәт итүе турында сөйләде һәм МХО тәмамланганнан соң “Башкортстан Геройлары” программасында катнаша алырга мөмкин булуын сорады.
“Әлбәттә, катнаша алалар, - диде Радий Фәрит улы. – Мин МХО зонасына баргач командирлар белән очрашам һәм һәрвакыт барсын да Башкортстанга чакырам. Безнең республикада яшәгез, эшләгез. Гаиләләрегезне үзегез белән алып килегез”.