+21 °С
Болытлы


2025 елда МХОга ярдәм итү максатыннан 26 млрд. сум акча бүленгән. Планда исә 32 млрд. сум каралган булган. Башкортстан Республикасы Башлыгы Радий Хәбиров Туры линия вакытында шундый саннар китерде.
Радий Фәрит улы МХО тәмамланганнан соң балалар саны тууы артачак, дигән фикердә. “Бөек Ватан сугышыннан соң шулай булган”, - ди ул.
“Безнең үтисе мәсьәләләр һәм күрсәткечләр бар, без илдә милли проектларны үтәү буенча лидер. Бу финанслауны яхшыртырга ярдәм итә”, - диде Башлык.