Җәмгыять
11 Ноября 2025, 17:04

Көч белән генә җиңеп булмый

Башкортстан Республикасы Башлыгы Радий Хәбиров Туры линия вакытында вандализм очраклары белән көрәшү турындагы сорауга да җавап бирде.

Көч белән генә җиңеп булмыйКөч белән генә җиңеп булмый
Көч белән генә җиңеп булмый

 

Уфа шәһәренең Красин урамындагы 19 санлы йортта яшәүчеләр республика җитәкчесеннән ихата һәм подьездларны вандаллардан саклау өчен җәмәгать дружинасы төзергә рөхсәт сорадылар.

Республика Башлыгы, кызганычка каршы, мондый очраклар белән көч алымнары кулланып кына җиңә алмаячакны әйтте. Аның фикеренчә, әлеге вакытта җәмгыять төзекләндерүнең яңа дәрәҗәсенә күнегә, алар үз куллары белән матурлыкны юкка чыгарырга тиеш түгеллеген үзләре аңларга тиеш. Вандаллыкның аерым очракларында штрафлар түләтү үзен аклый, әлбәттә. Җәмәгатьчелек урыннарында җинаять кылулар азайды, дип билгеләде Радий Фәрит улы. Чөнки хәзер бөтен җирдә видеокүзәтү камералары куелган. Мондый алымны ихата һәм подъездларда да кулланырга кирәк, ди ул.

Автор:Әсәдуллина Эльвира
Читайте нас