

Яшь галим Булат Кулуев беренчеләрдән булып үз соравын бирде. Ул Башкортстан башлыгыннан 10-15 елдан соң киләчәкне ничек күзаллавын сорады.
Радий Хәбиров мондый сорауларга җавап бирергә кыен, чөнки дөньяда барысы да бик тиз үзгәрә, фаразлар төзү катлаулы, дип белдерде.
Команда "Башкортостан 2030" стратегиясе өстендә эшли башлады, әмма бишьеллыкка да алдан әйтүе кыен. Чөнки экономик хәлне, нәтиҗәләрне фаразларга кыен.
"Планлаштыра башларга мөмкин, ә нәтиҗәдә планнар хыяллар булып чыгарга мөмкин", - диде ул. Башкортстан Башлыгы эш-гамәлләрне 20-30 елга алдан планлаштырмый. Идарә командасы конкрет мәсьәләләрне хәл итүгә юнәлтелгән. Мисал өчен, "Башкортостан 2030" стратегиясендә чын бурычлар куелган: ничә мәктәп төзергә, нинди социаль объектларны тапшырырга, тулай төбәк продуктының нинди күрсәткечләренә ирешергә кирәк.
Хәзер 2025 елны төгәлләргә, 2026 елны планлаштырырга һәм азмы-күпме 2030 елга стратегия тәкъдим итәргә кирәк.