Җәмгыять
10 Ноября 2025, 14:16

Кышка әзерлек ничек?

    Башкортстанда автомобиль юлларын кышкы чорда тәртиптә тоту өчен 1,4 мең махсус техника куллану планлаштырыла.

Кышка әзерлек  ничек?Кышка әзерлек  ничек?
Кышка әзерлек ничек?

Бу хакта 10 ноябрьдә Төбәк Башлыгы Радий Хәбиров үткәргән утырышта хәбәр ителде. Сүз трассаларны кардан чистарту һәм аларны бозга каршы эшкәртү турында бара. Башкортстан территориясендә федераль автомобиль юлларының озынлыгы – 863 км, төбәк һәм җирле автомобиль юлларының озынлыгы – 23,8 мең км. Әлеге вакытта подряд оешмалары техника һәм ком-тоз катнашмасын әзерләүне дәвам итәләр.

   Юл хәрәкәтендә катнашучыларның иминлеген арттыру өчен күперләрдә хәрәкәт тизлеген чикләгән 1 840 «Тайгак юл» билгесе монтажланган. Ә автомобиль трассалары күтәрелешләрендә ком-тоз катнашмасы салынган 1 083 әрҗә урнаштырылган. Муниципаль паркны исәпкә алып, төбәктә кар җыюда эшләүче техниканың гомуми саны 4,3 мең берәмлеккә җитәчәк.

   Радий Хәбиров юл хезмәтләренең кышкы чорда җаваплы эшләргә кирәклеген ассызыклады, шулай ук 2026 елның язында булачак чокырларны ремонтлауга әзерлекне башларга кушты.

Фото: bashinform.ru

 

Автор:Гөлара Арсланова
Читайте нас