Җәмгыять
10 Ноября 2025, 15:15

Эш булса, яшәргә була

   Башкортстан предприятиеләренә 9,6 мең инвалид кешене эшкә урнаштырганнар.

Эш булса, яшәргә булаЭш булса, яшәргә була
Эш булса, яшәргә була

10 ноябрьдә Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров үткәргән атналык оператив киңәшмәдәреспубликада яшәүче инвалидлыгы булган кешеләрне эш белән тәэмин итүгә ярдәм итү чаралары турында фикер алыштылар.

   Русия Социаль фонды мәгълүматлары буенча, төбәктә сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән 15 яшьтән өлкәнрәк 236,8 мең кеше яши, шуларның 94,6 меңе – хезмәт яшендәгеләр. Республикада барлыгы 25,2 мең инвалид эшли – 26,7 процент.

   Уртача Русиякүрсәткечләреннәнбераз арттакалугакарамастан, республикауңай динамикакүрсәтә. Әйтик, 2017 елдан эшләүче инвалидлар өлеше 5,67 процентка арткан.

Фото: Сайт Главы Республики Башкортостан.

Автор:Гөлара Арсланова
Читайте нас