

Андрей Назаров Башкортстан Республикасы Дәүләт Җыелышы – Корылтай депутатлары белән очрашты.
Вузара студентлар кампусының геном үзәгендә үткән очрашуның темасы социаль-икътисадый үсеш фаразы һәм якындагы 3 елга республика бюджеты параметрларын алдан карау булды. Республика Хөкүмәте Премьер-министры билгеләп үткәнчә, мондый очрашулар күркәм традициягә әверелде. Бу бюджетны планлаштыруның һәм республиканың үсеш перспективаларының аеруча актуаль һәм катлаулы мәсьәләләре буенча максималь эчтәлекле фикер алышырга мөмкинлек бирә.
- Депутатлар корпусына закон чыгару инициативаларын хуплавы һәм республика Хөкүмәте белән нәтиҗәле хезмәттәшлеге өчен рәхмәт белдерәсем килә.
Нәкъ менә шушы конструктив диалог иң нәтиҗәле һәм уйланылган карарлар эшләргә мөмкинлек бирә, - диде Андрей Назаров сәламләү сүзендә.
Очрашуда катнашучылар алдындагы чыгышында Константин
Толкачев Русиягә тышкы сәяси йогынты ясау омтылышлары вакытында Башкортостан илнең терәк төбәге булып кала һәм мондый басымга максималь каршы тора, дип белдерде.
Фото: