

Башкортстан хөкүмәтендә мәктәп туклануын оештыру һәм сыйфаты турында фикер алыштылар.
БР Хөкүмәте Премьер-министры Андрей Назаров рәислегендә төбәк мәктәпләрендә туклануны оештыруга һәм ризыклар сыйфатына багышланган киңәшмә узды.Чарадамуниципаль районнар һәм шәһәр округлары администрацияләребашлыкларыкатнашты. Киңәшмәнеачып, АндрейНазаров бу өлкәдә уңай динамиканы билгеләп үтте.
- Төбәкнең социаль туклану идарәсе гомум белем бирү учреждениеләренә мониторинг ясауны дәвам итә. Агымдагы елның 10 ноябренә кадәр вакыт эчендә 512 тикшерү үткәрелгән, шуларның 37 се ата-аналар мөрәҗәгате нигезендә. Гомум алганда, мөрәҗәгатьләрнең елдан-ел кимүен күзәтәбез. Күпчелек муниципаль районнарда һәм шәһәр округларында туклануны оештыруның югары һәм уртача дәрәҗәсе күзәтелә, бу ачыкланган хокук бозуларның кимүен һәм аларны вакытында бетерүне күрсәтә, - дип белдерде Андрей Назаров. - Мәктәптә туклануны оештыруның югары һәм урта дәрәҗәсенә ирешү һәм аны саклап калу өчен тиешле чаралар күрергә кирәк.
Фото: pravitelstvorb.ru