Җәмгыять
10 ноябрь 2025, 14:09

Бәйрәмегез белән!

     10 ноябрьдә Уфада Русия Эчке эшләр органнары хезмәткәрләре көненә багышланган тантаналы җыелыш булды. Анда Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров катнашты.

Бәйрәмегез белән!Бәйрәмегез белән!
Бәйрәмегез белән!

10 ноябрьдә Уфада Русия Эчке эшләр органнары хезмәткәрләре көненә багышланган тантаналы җыелыш булды. Анда Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров катнашты.

   Төбәк җитәкчесе Эчке эшләр министрлыгының шәхси составын һәм ветераннарын һөнәри бәйрәмнәре белән котлады, шулай ук республиканың дәүләт бүләкләрен тапшырды.

- Башкортстан халкы исеменнән Сезгә катлаулы һәм җаваплы хезмәтегез, бурычыгызга һәм антыгызга тугрылыгыгыз өчен ихлас рәхмәт белдерәм. Сезнең күбегез хәзер дә, үз бәйрәмендә дә, хокук тәртибен һәм җәмәгать иминлеген тәэмин итеп, постта тора, - диде Радий Хәбиров. - Сезнең коллегаларыгыз МХО уздыру зонасында кыю эш итә, провокацияләрне һәм диверсияләрне кисәтә, Русиянең яңа төбәкләрендә җәмәгать тәртибен тәэмин итә.

   Төбәк җитәкчесе билгеләп үткәнчә, республика эчке органнар хезмәткәрләренә ярдәм итүне дәвам итәчәк, шул исәптән ведомствоның матди-техник базасын ныгытуда да.

Фото: Сайт Главы Республики Башкортостан.

Автор:Гөлара Арсланова
Читайте нас