

Русия Эчке эшләр министрлыгының Чакмагыш районы бүлеге республикада үз категориясендәге бүлекләр арасында һәрвакытта да аллдынгылар сафында. Бүлекне полковник Нияз Ринат улы Казаев җитәкли.
Әйткәндәй, Нияз Казаев бик абруйлы, якташлары тарафыннан хөрмәт казанган җитәкче. МВД өлкәсендәге хезмәт стажы 30 елдан артык, ә исә җитәкче вазыйфасында 2008 елдан бирле.
Чакмагыш районының географик урнашуы да бик тыныч җир. Чит төбәкләр белән чикләр юк. Уфа, Бөре, Туймазы, Дәүләкән шәһәрләре дә 100 чакрымнан ераграк мәсәлән, Дүртөйлегә кадәр дә 50 чакрым. Шуның өчен дә "гастролёр-җинаятьчеләр" тарафыннан елына бер 7-8 генә закон бозу очраклары булуы ихтимал икән.
Полиция бүлеге мәктәп укучылары, яшүсмерләр һәм яшьләр даирәсендә дә җитди профилактик эш алып бара икән. Бу бик мөһим эштә бүлекнең ветераннары олы ярдәм күрсәтә. Урындагы полиция тарихын туплаган музей да бик кызыклы. Музей үз ишекләрен 2001 елның 1 декабрендә киң итеп ача. Ул чын-чыннан музей гына түгел, ә ватанпәрвәрлек учагы!
Аның чишмә башында майор, хезмәт ветераны Рәиф Галиев тора:
– Мин Уфа шәһәреннән Чакмагышка эшкә кайттым заманында. Иң башта айныткычта эшләдем, аннан соң паспортлар бирү өстәлендә дә 16 ел дәвамында хезмәт куйдым. Милициянең төрле тармакларында хезмәт куеп хаклы ялга чыктым. Җаваплы вазыйфаларны югары төгәллек белән башкарырга омтылдым.
Әлегесе көнне Рәиф ага – шушы музейны җитәкли. Яшь коллегаларын да үгет-нәсыйхатләрдән калдырмый! Музейның һәр күргәзмәсе, экспозициясе турында бик күп бәян итә ала. Зирәк, тирән фикерле шәхес.
– Элек, 1976нчы елларда бүлектә ике генә машина иде, матайларда йөрдек. Участок вәкилләре атларда йөргәннәрен дә хәтерлим әле, ди МВД аксакалы.
– 1974 елны полициягә эшкә килдем. Бирегә эшкә күчерелгәнче райкомда хезмәт куйдым. Милициядә 20 ел дәвамында начальникның сәяси мәсьәләләр буенча урынбасары булдым. Хәзер дә сафтамын, җәмәгатьчелек эшләрендә, төбәкнең иҗтимагый тормышында кайныйм, дип сөйләде Чакмагыш районы Эчке эшләр бүлегенең ветераннар советы рәисе Николай Антонов.
– Чакмагышта Эчке эшләр бүлеге – район оешкан көннән үк, 1930нчы елда эшли башлый. 1931 елдан башлап бүлекне Мөхәммәтша Әхмәтшин җитәкләгәне билгеле. Аңа тиклем, рәсми чыганаклар нигезендә: хокук саклау әлеге җирләрдә Бәләбәй өязе милициясенә йөкләтелә. Информация бик күп булмаса да, сакланган, системалап тупланган бу хакта. Үткән гасырның 30нчы елларында район милициясендә 13 кеше эшләгән. Районның гомум территориясендә тәртипне 4 участок инспекторы саклаган. Бөек Ватан сугышы еллары да бүлек эшенә үз корректировкаларын керткән. Ә сугыштан соңгы елларда ил азатлыгы өчен көрәшкән яугирләр – Галләметдин Зәйнетдинов һәм Хәниф Нургалиев та хезмәт куйганнар. Әлегесе көнне хокук сакчылары хезмәт иткән биналар 1974 һәм 1999нчы елда төзелеп бетәләр, дип бәян иттеләр миңа музей буенча экскурс вакытында.
Музейның экспозицияләргә гаять бай булуы соклану хисләре уята. Елъязма, төрле дәверләрдә гамәлдә булган хәрби формалар һәм кительләр кадерләп саклана монда. Аппаратура, җинаять урыннарына барганда кулланылган фотокамера кая, нинди җинаятьләргә бару хакында язу кенәгәләре дә бер истәлек.
Бүгенге катлаулы тормыш шартларында зур җаваплылык белән үз эшләрен башкаручы хезмәткәрләре белән әйдәп баручы Чакмагыш районының Эчке эшләр бүлеге киләчәккә оптимизм һәм өмет белән карый. Йөкләнгән бурычларны намус белән үти бит алар.