

Президент Владимир Путин 5 ноябрьдә Милләтара мөнәсәбәтләр буенча совет утырышын уздырды.
Анда милли сәясәтнең яңа стратегиясе һәм чит ил провокацияләренә каршы тору турында фикер алыштылар.
Шунда Бөтенрусия казак җәмгыяте атаманы Виталий Кузнецов: “Русиянең киләчәк үсеше безнең никадәр бердәм булуыбызга, халыклар арасында тынычлык һәм татулыкның мөһимлеген аңлауга бәйле”, – диде һәм 2026 елны Русия халыклары бердәмлеге елы дип игълан итү мөмкинлеген карауны сорады.
“Яхшы тәкъдим, әйдәгез шулай эшлик”, – диде Путин һәм хөкүмәт вице-премьеры Татьяна Голиковага тиешле карарлар проектларын әзерләргә кушты.
Совет утырышында мәдәни күптөрлелеккә ярдәм итү эшенә йомгак ясалды: матди булмаган этномәдәни байлык реестрын булдыру, милли театрларга һәм музейларга ярдәм итү, туган телләрдә дәреслекләр бастыру. Ике яңа бәйрәм — Аз санлы җирле халыклар көне һәм РФ халыклары телләре көне – илнең стратегик өстенлеге һәм милли сәясәт нигезләре буларак карала торган уникаль күптөрлелеген саклап калу курсының символик раславы булды.
Владимир Путинның бу карарына Башкортстан татарларының милли-мәдәни автономиясе советы рәисе, Русия Дәүләт думасы депутаты Римма Үтәшева үз фикерен белдерде:
– Президент Владимир Путинның 2026 елны Русия халыклары бердәмлеге елы дип игълан итү тәкъдимен хуплавы мине бик сөендерде. Минемчә, бу – бик дөрес карар. Халыклар дуслыгы – безнең илнең иң төп казанышы. Аларның татулыгы, бергә яшәве һәм илебезне саклавы – безнең күпмилләтле Русия һәм күпмилләтле Башкортстанның иң зур байлыгы. Халык бергә яшәсә, эш тә бара, аш та үтә дигәндәй.
Без Бөек Җиңү елында бергәләшеп теләсә нинди авырлыкларны җиңә алуыбызны күрсәттек. Күпмилләтле Русиядә һәр республика үзенчәлекле, аларны бер максат – тынычлыкка омтылу – берләштерә. Мәсәлән, Башкортстанда 100дән артык милләт вәкиле яши. Аларның иң күп санлылары – урыслар, башкортлар, татарлар, чувашлар, марилар, мордвалар һәм удмуртлар. Әлеге халыклар безнең төбәкнең нигезен тәшкил итә.
Алар белән бергә тагын йөзгә якын башка милләт тә яши. Русия чәчәк атсын өчен тынычлык кирәк. Һәр халык үзенчәлекле һәм кабатланмас. Республикада барлык халыкларга, аларның санына карамастан, тигез мөнәсәбәт күрсәтелә.
Хәзер без һәр халыкның иң яхшы традицияләрен күрсәтергә әзерләнәбез. Мин, Башкортстан татарлары милли-мәдәни автономиясенең төбәк иҗтимагый оешмасы җитәкчесе буларак, барлык проектларга да бик шатмын. Без шулай ук яңадан-яңа башлангычлар планлаштырабыз. Әлеге бәйрәмнәрдә татарлар гына түгел, ә республикада яшәүче барлык халыклар да актив катнашачак.
Ноябрь ахырында без Нефтекамага юл тотачакбыз, анда “Нәнәй” бәйрәме узачак. Алар – безнең иң якын кешеләребез, тәрбия бирүче өлкән буын вәкилләре генә түгел, ә бәлки, тулы бер галәм дә. Безнең халыкларның проектлары бик үзенчәлекле. Күп вакытта гореф-гадәтләрнең төрле милләт вәкилләрен берләштерүен онытабыз.