

Милли матбугат чаралары аша халык туган теленә, халкының тарихына һәм мәдәниятенә якыная. Шуңа күрә башкорт һәм башка милли телләрдәге гәзитләр, һичшиксез, кирәк һәм мөһим. Һәркем аларның язмышы өчен үз иңендә җаваплылык тойса, милли басмалар яшәячәк, үсешәчәк, көч туплаячак.
Уфада Бөтендөнья башкортлары корылтае бинасында башкорт матбугатына язылу көне оештырылды. Чарада милли оешманың Президиумы һәм Башкарма комитеты әгъзалары, “Башкортостан Республикасы” нәшрият йорты җитәкчелеге, башкорт басмаларының баш мөхәррирләре катнашты.
Корылтай офисында күргәзмә материаллар урнаштырылды, матбугат басмаларына язылу оештырылды. Видеоконференция элемтә тәртибендә республиканың район-шәһәрләре корылтайлары җитәкчеләре, әгъзалары чарага кушылды, тәкъдимнәрен һәм фикерләрен җиткерде.
Бөтендөнья башкортлары корылтае Президиумы рәисе, Дәүләт Думасы депутаты Эльвира Аеткулова сәламләү сүзләре белән чыгыш ясады. Ул башкорт матбугатына язылу акциясен башлап җибәрде һәм эстафетаны шәһәр-районнардагы корылтай рәисләренә тапшырды.
Милли матбугат чаралары аша халык туган теленә, халкының тарихына һәм мәдәниятенә якыная. Шуңа күрә башкорт һәм башка милли телләрдәге гәзитләр, һичшиксез, кирәк һәм мөһим. Һәркем аларның язмышы өчен үз иңендә җаваплылык тойса, милли басмалар яшәячәк, үсешәчәк, көч туплаячак, – диде Эльвира Ринат кызы.
Чара чикләрендә Эльвира Аеткулова “Изге подписка” акциясенә кушлды һәм махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаиләләренә республика гәзит-журналларына язылу бүләк итте, шулай ук эстафетаны Башкортстанның район һәм шәһәр, Русия төбәкләрендәге башкорт корылтайлары рәисләренә тапшырды.
Чара турында җентекләбрәк сылтама аша укый аласыз.