

Быел Русиядә зур бәйрәм билгеләнә – Төньяк диңгез юлын яулый башлауга 500 ел тула. Ул Русиянең Европа өлеше белән Ерак Көнчыгышны бәйләп торучы төп юл булып тора. Дүрт ел элек Уфа шәһәрендә В.И.Альбанов исемендәге полярчылар музее ачылды. Аның өлкән хезмәткәре Янина Свице музейның эшчәнлеге турында сөйләп үткән.
Валериан Альбанов 1882 елда Уфа шәһәрендә туып үсә. 1904 елда Санкт-Петербургтагы еракка йөзү училищесын тәмамлый. 1912-1914 елларда Георгий Брусилов җитәкчелегндәге эксмпедициядә штурман була. Экспедициянең максаты - Санкт-Петербург шәһәреннән Владивостокка кадәр Төньяк диңгез юлы белән бару була.
Күз алдыгызга боз тәмугын китерегез. Шундый шартларда Валериан Альбановның беренче экспедициясе башлана. Бу мәхшәр ике кыш дәвам итә...
Штурман Валериан көндәлекләр язып барган. Ул моны дан яулау өчен түгел, ә фән күзлегеннән теркәп барган. Ул координатларны теркәгән, юлны тасвирлаган. Аның бу кыйммәтле мәгълүматлары Төняк диңгез юлын салганда әйтеп бетергесез әһәмият уйный.
Чыганак: Полярная Одиссея: как наши земляки покоряли Северный морской путь