Җәмгыять
6 ноябрь 2025, 16:09

Почетлы каравылның үсеше турында сөйләштеләр

“Тарихны саклаучылар” проектының бөтенрусия слетында “Почетлы каравыл” дискуссиясе узды.

Почетлы каравылның үсеше турында сөйләштеләрПочетлы каравылның үсеше турында сөйләштеләр
Почетлы каравылның үсеше турында сөйләштеләр

 

“Тарихны саклаучылар” проектының бөтенрусия слетында “Почетлы каравыл” дискуссиясе узды. Анда 70 ләп автивчы катнашты. Бу чараны Беренчеләр Хәрәкәте, Башкортстан Республикасының яшьләр сәясәте министрлыгы, мәгариф министрлыгы оештыра.

Бүгенге көндә почетлы каравыл эшчәнлегенә миллионлаган бала җәлеп ителгән.

  • Почетлы каравыл – ул төбәктәге һәйкәлләргә хөрмәт күрсәтүнең бер төре, - диде “Юнармия” төп штабының начальнигы урынбасары Виктор Ковров. – Балалар, беренче чиратта, бу тарихи урынның тарихын өйрәнәләр. Каравылда торганда алган сыйфатлар аларга киләчәктә дә ярдәм итәчәк. Алар армиянең беренче тәҗрибәсен алалар.

Балалар да олылар белән бергә кадет корпусларында почетлы каравылда тору турында сөйләште.

Бу слет Русиянең 89 субъектыннан 14 яштән алып 17 яшкә кадәр булган балаларны берләштерә.

Автор:Әсәдуллина Эльвира
Читайте нас