Җәмгыять
5 Ноября 2025, 15:52

Тарихны саклаучылар җыелды

Уфада «Тарихны саклаучылар» проектының III Бөтенрусия слетын ачу тантанасы булды. Анда илнең төрле почмакларыннан 500ләп кеше катнашты.

Тарихны саклаучылар җыелдыТарихны саклаучылар җыелды
Тарихны саклаучылар җыелды

Слетны Башкортстан Республикасы Хөкүмәте ярдәме белән «ЮНАРМИЯ» беренче хәрәкәтоештыра.

Слетта 14-17 яшьлек яшүсмерләр, шулай ук остазлар катнаша. Алар «Тарихны саклаучылар» проектының төп юнәлешләре белән «Тарихи хәтерне саклау», «Мактаулы каравыл», «Яшь хәбәрчеләр», «Остазлык» һәм «Лидерлар» треклары буенча танышачаклар. Слет тәҗрибә уртаклашу һәм проектның киләчәк эшчәнлеген планлаштыруның мөһим ноктасы булачак, чөнки безнең үткәнебез турындагы тарихи хакыйкатьне саклау-балаларның да, өлкәннәрнең дә уртак эше", - диде Русия Герое, беренчеләр хәрәкәте идарәсе рәисе Артур Орлов.

Ул «Тарихны саклаучылар» проекты активистлары Россия Федерациясе Оборона министрлыгы белән берлектә мәңгелек утлы 928 мемориалны, 3431 хәтер утын, 5802 һәйкәл һәм обелиск, шулай ук 7843 хәрби каберлекне тәртипкә китерделәр, дип өстәде. Слет кысаларында катнашучылар Русия геройлары белән очрашачак, мастер-классларда һәм экскурсияләрдә булачак, тарихи мәгълүматлар белән эшләү турында беләчәк, шулай ук 2026 елга «Тарих саклаучылар» проектының эшчәнлек планын төзәячәк. 

Динар Кәлимуллин фотосы. 

Автор:Ләйсән КАСПРАНОВА.
Читайте нас